ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров BUT BIG 6 авыр кросслы күркә инкубация йомыркасы репродукторының беренче этабын ачу тантанасында катнашты. Бу - Россия Федерациясе территориясендә «Бранко Нитра» (Словакия Республикасы) компаниясе проекты.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2022 ел йомгакларыннан буенча, Татарстан тарихында беренче тапкыр барлык категория хуҗалыклар  буенча 2 млн тоннадан  артык сөт  җитештерелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Буада яңа ел алдыннан Шикәрче көненә һәм Россия чөгендер шикәре сәнәгатенең 220 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә 170тән артык кунак җыелган  иде, болар - «Буа шикәре» предприятиесе хезмәткәрләре, ветераннары һәм пенсионерлары, шикәр чөгендере белән тәэмин итүче агрофирмалар, лидер-предприятиеләр җитәкчеләре һәм партнер компанияләр вәкилләре. Тантанага мәртәбәле  кунаклар  булып Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чакырылган  иде. 


31
декабрь, 2022 ел
шимбә

29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы»   акциясенә кушылды. Ул 2018 елдан башлап Яңа ел алдыннан үткәрелә. Яңа ел хыяллары проект критерийларына туры килә торган  барлык теләүчеләрдән – каты авырулы балалардан һәм өлкәннәрдән, ятим балалардан, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балалардан  – махсус сайтта җыела.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының  актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында бу  елда  соңгы  киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты.  Киңәшмә барышында киләсе елда агросәнәгать комплексы предприятиеләрен финанслау, 2023 ел уңышы өчен минераль ашламалар һәм орлыклар белән тәэмин итү, терлекчелек мәсьәләләре һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы   буенча фикер алыштылар.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы  агымдагы  елга  йомгаклар  ясау киңәшмәсен уздырды.  Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, муниципаль районнардагы Ветераннар советы әгъзалары катнашты.

Бу шимбәдә республикада соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу елның  19 мартыннан  23 апреленә  кадәр һәм 10 сентябреннән 24 декабренә  кадәр Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск  муниципаль районында һәм  Чаллы шәһәрендә 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә өч мәйданчыкта һәм республиканың 26 муниципаль районында 22 ярминкә көне үткәрелде.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Марат Гыйльфанов, «Татнефть» ГАҖенең ярдәмче җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары, ат спорты буенча куратор Гияз Идиятуллин, һәм федерация әгъзалары катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Идел буенда җирләрне мелиорацияләү буенча федераль учреждениеләр системасы  үзгәртелә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесен үзгәртеп кору турында” 2022 елның 19 декабрендәге 593 номерлы боерыгы белән Киров өлкәсендә, Марий Эл Республикасында һәм Удмуртия Республикасында урнашкан җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы сулары белән тәэмин итү  буенча өч идарәне «Татмелиоводхоз»га кушу процедурасы башланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International