ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермерлар  династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

2022 ел дәвамында «Август-Агро» идарәчел компаниясе Татарстан  Республикасы территориясендә үз хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарына җаваплы затлар өчен ягулык дәрәҗәсен күрсәтә торган    автоматлаштырылган сигналлы датчиклар урнраштырды. Цифрлы яңалыкның төп файдасы йөк автомобильләрендә ягулык-майлау материаллары тоту нормаларын киметүдән гыйбарәт: мәсәлән, 2021 елда КамАЗда «Август-Агро» агрофирмаларының уртача ягулык чыгымы 100 км-га   52,7 литр тәшкил иткән, ә 2022 елда – 49,3 литр, ягъни 6,5% ка кимрәк. «Август» компаниясенең Татарстан авыл хуҗалыгы бизнесы масштабларында (190 меңнән артык. га чәчүлекләр) шактый акчалары  янга  калган. Ягулык датчиклары эш өчен кирәкле ягулык күләмен максималь төгәллек белән алдан билгеләргә һәм аның артык  тотылуын   булдырмаска   ярдәм итә.

Россельхозбанк «Россия агролидерлары» студентлар проектлары конкурсына йомгак ясады. Анда бөтен илдән махсуслаштырылган аграр югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән 2500дән артык студент катнашты, алар авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инновацион чишелешләр тәкъдим иттеләр. Иң яхшы 50 проект  авторлары агросекторның «алтын» кадрлар резервына керәчәк, ә 10 җиңүче АПКның иң эре компанияләрендә стажировкага чакыру алачак.  

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Казанда  Балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы “Гаилә бергә” хәйрия  фонды  йортында яшәүче  балалар өчен Яңа  ел  бәйрәме  оештырды.   Бүген биредә ата-аналары  белән бергә   24 бала яши, алар Балалар республика клиник хастаханәсендә авыр һәм озак вакыт дәвалану  узалар.


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Биектау районының “Элита” баш нәсел предприятиесендә терлекчелек тармагының 2022 елның 11 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.  Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Элита» баш нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнарда авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләренең  терлекчелек һәм селекция-нәсел хезмәте буенча консультантлары һәм җитештерү бүлекләре  башлыклыры   катнашты.  

Бүгенге көндә агросәнәгать секторы - Россия икътисадының иң динамикалы үсә  торган   тармагы. Быелгы елның феноменаль уңышы моның ачык дәлил. Авыл хуҗалыгының мондый рекордлары уңышы  эшкәртү, төргәкләү, саклау һәм сату кебек  эшләрне уңышлы оештыру ихтыяҗын тудыра. Боларның  барысы да заманча таләпләр һәм нормативлар нигезендә кулланучыга сыйфатлы азык-төлек продуктларын «җиткерү» өчен кирәк.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген министрлыкта “Һөнәре буенча иң яхшы”  һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан  Республикасы  Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов, Ленар Гарипов, Татарстан  Республикасы  Аграр яшьләр берләшмәсе   рәисе Диләрә Шувалова катнашты. 

2022 елның 5 декабрендәге 507-ФЗ номерлы Федераль закон авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен тартып  алу механизмын үзгәртә. Аерым алганда, 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясына түбәндәге  очракларда суд карары белән милекчедән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеген  тартып алу буенча үзгәрешләр кертелде, әгәр федераль дәүләт җир контроле кысаларында:  


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында республиканың агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, ул Казан  дәүләт аграр университетында  узды. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2022 елгы эшкә йомгаклар ясадылар һәм киләсе чорга план  расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

17 декабрьдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын 2023 елгы  кыр эшләренә әзерләүнең барышы турында хисап тотты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International