Казан Хезмәт сараеның зур залында «Хезмәт кешесенең иминлеге – безнең максат!» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә традицион очрашу оештырылды,  2023 елда ул «Хезмәт өлкәсендә төп принцип һәм хокук буларак, имин сәламәт җитештерү мохите» лозунгысы  астында узды. 
Киңәшмәдә җитештерү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең тормышын саклау буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Ә хезмәтне саклау өлкәсендә хезмәткәрләрне кайгырту дәрәҗәсен арттыру максатларында Татарстан һөнәр берлекләре республика министрлыклары һәм ведомстволары белән хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек рәвешләре төрле: үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзү һәм уртак тикшерүләр үткәрүдән алып төрле дәрәҗәдә  уздырыла  торган  утырышларда, киңәшмәләрдә катнашуга кадәр.
Агымдагы елның 1 кварталында Татарстанда 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 8е - авыр, 2се үлемгә китергән һәм 4се яшерен калган. Бәхетсезлек очракларының күп өлеше (44%) эшкәртү белән шөгыльләнүче оешмаларга  туры  килә, 22%ы -  файдалы казылмалар чыгаруга бәйле  оешмаларда. Имгәнү сәбәпләре традицион: эшләрнең канәгатьләнерлек оештырылмавы, хезмәт тәртибенең  һәм куркынычсызлык техникасының  бозылуы, шәхси саклану чараларының булмавы.
Киәшмәдә шулай  ук җитештерүдәге хезмәт шартлары, экологик вәзгыять, хезмәткәрләр сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләренең республикада өстенлекле һәм һәрвакыт актуаль булып калуы,  чөнки әлеге мәсьәләләр үзәгендә җитештерүдә эшләүче кеше булуы билгеләп  үтелде. 
Россия һөнәр берлекләренә  гражданнарның хезмәт хокукларын яклау өчен киң вәкаләтләр бирелә. Әмма заман таләпләренә туры  килү өчен  җитештерүдә инновацияләрне, яңа технологияләрне үзләштерергә, яңа һөнәрләр өйрәнергә, заманча хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы    объектив үзгәрешләр артыннан өлгерергә кирәк.
 “Түгәрәк өстәл” ахырында хезмәтне саклау өлкәсендә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән  предприятиеләрне һәм оешмаларны бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында: “Агросила” АҖ, “Агросила. Чаллы – МПК”  ҖЧҖ.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International