Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә һәм Мөслим районнарында булды. Эшлекле сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды. Сәфәр кысаларында чәчү кампаниясе темплары бәяләнде.
Мөслим районында аграрийлар белән очрашу Уразмәт авылы янындагы кырда узды. Рөстәм Миңнехановка язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат битрделәр, быелгы чәчү мәйданы 75 мең гектар тәшкил итә, шуларның 13 меңе – көзге культуралар һәм 59 меңе – язгы культуралар. Бүгенге көнгә мәйданның 82%ы чәчелгән. Чәчү эшләренә 160 берәмлек техника һәм 250ләп кеше җәлеп ителгән. 3-4 тәүлек эчендә чәчү эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырыла. Бер гектарга уртача 97 кг минераль ашлама тупланган.
Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге буенча Мөслим районы 6 нчы урында тора, соңгы 2 елда ул берьюлы 8 позициягә күтәрелде, дип билгеләп үтте. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр санының кимүен дә әйтеп узды. "Халык белән эшләргә кирәк. Гомумән алганда, республика буенча аграрийларга барлык төр ярдәм чаралары буенча 5 млрд сум акча бирелде, шул исәптән кече хуҗалыкларга да. Май аенда тагын 1 млрд сумнан артык субсидия түләүне планлаштырабыз", - диде министр.