Быел Татарстанның 280дән артык гаиләсе Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. 2023 елда бирелгән ипотеканың гомуми күләме 740 млн сумнан артып киткән.
Банк экспертлары билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Россельхозбанктан авыл ипотекасы бирү күләме буенча Татарстан хәзерге вакытта төбәкләр арасында Удмуртия белән беренче урынны бүлешә. Барлык бирелгән ипотеканың 7 проценты безнең Республикага туры килә. Авыл ипотекасын алучы клиентларның уртача яше 30 яшьтән 45 яшькә кадәр. Гадәттә, болар балалы гаиләләр.
2023 елның беренче 4 аенда Россельхозбанк авыл ипотекасы буенча 10 млрд сумнан артык кредит биргән. 2,5 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырта алган.
“Россиядә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында ташламалы авыл ипотекасына ихтыяҗ арта бара. Авыл ипотекасы илебездә дистәләгән мең кешегә файда китерде, аларга авыл җирлегендә үзләре теләгәнчә иркен торак сатып алырга йә төзергә мөмкинлек бирде. 2023 ел башыннан Россельхозбанк 10 млрд сумнан артык авыл ипотекасы бирде. Гомумән алганда, программа эшли башлаганнан бирле Россельхозбанк 170 млрд сумнан артык авыл ипотекасы бирде”, - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Ваклап сату бизнесы департаменты директоры Ольга Шведова.
Россельхозбанктан 3 процент ставка белән авыл ипотекасын алу өчен 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы кеше заявка бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн сумга кадәр карала. Ленинград өлкәсе, Ерак Көнчыгыш федераль округы һәм Ямал-Ненец автоном округы өчен авыл ипотекасының максималь күләме 5 млн.сум тәшкил итә.
Беренчел кертем 10%тан башлана. Кыйммәтрәк суммага торак сатып алу өчен авыл ипотекасын гаиләдә ир дә, хатын да - икесе дә алырга мөмкин, бу очракта кредитның гомуми күләме ике тапкыр артыграк була һәм йорт бер алу-сату шартнамәсе буенча уртак милек хокукларында сатып алынырга тиеш, сатып алучылар буларак ир дә, хатын да күрсәтелә.
Россельхозбанк авыл территорияләрен үстерүгә Своё экосистемасына керә торган Своё Село цифрлы мәйданчык аша ярдәм итә. 2021 елның маенда эшли башлаган платформадан файдаланучылар саны 1,5 миллионнан артып киткән, ә анда тәкъдим ителгән шәһәр читендәге күчемсез мөлкәт объектлары саны 1 миллионнан артып китә. Платформада 1600дән артык аккредитацияләнгән подрядчы теркәлгән, кулланучыларга шәһәр читендә 2700дән артык үрнәк йортлар проектлары, шулай ук ремонт, төзелеш, дизайн, инженерлык эшләре буенча, территорияне яшелләндерү һәм йортны җиренә җиткереп, яши башларлык итеп эшләп бетерү буенча 9000нән артык хезмәт күрсәтүләр тәкъдим ителә. 2023 елның апрелендә Россельхозбанк Своё Село платформасында торак йорт төзелешенә калькулятор эшләтә башлады. Хәзер кулланучыларның әзер проектлардан файдалану мөмкинлеге генә түгел, ә әзерлек эшләренең күләмен бәяләү һәм, чыгым материалларын исәпкә алып, шәһәр читендәге йорт проектының башлангыч сметасын төзү мөмкинлеге дә булачак.