Татар токымлы атларда Татарстан-Алтай ат чабышы 24 июльдә башлана

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан-Алтай ат чабышын уздыру буенча оештыру киңәшмәсе узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы тарафыннан беренче тапкыр һәм  «Татарстан Республикасы көне»нә туры  китереп үткәрелә.
Ат чабышын уздыруның максаты - татар токымлы атларны, татар халкының милли традицияләрен популярлаштыру һәм аларны Россия Федерациясе территориясендә яшәүче тугандаш халыклар дуслыгы белән ныгыту.
24 июльдә Казан ипподромыннан 6 ат старт алачак  һәм  2023 елның 30 августында  Алтай Республикасының Майма  районында «Алтай - Евразия йөрәге» дигән истәлекле һәйкәл  янында, Катунь елгасы ярында аларның финишка килеп җитүе  планлаштырыла. Әлеге һәйкәл 2006 елның 6 июлендә ачылган һәм ул Алтайның Россия составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан  Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев бүләге була.   
Ат чабышы маршруты Татарстан Республикасының 8 муниципаль районы, шулай ук Россия Федерациясенең 9 төбәге аша узачак, озынлыгы – 3100 км. Катнашучылар юлда 38 көн булачак. 
   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International