Татарстанның кече хуҗалыкларына 1 млрд. сумнан артык ярдәм җибәрелгән

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2023 ел башыннан Татарстанда Россия  авыл  хуҗалыгы  банкы (Россельхозбанк) кече хуҗалыкларга 1 млрд сумнан артык акча җибәргән, бу узган елның шушы  чоры белән чагыштырганда 176% тәшкил итә. Аларның барысы да диярлек ташламалы ставка буенча бирелгән, бу узган елның шушы  ук чорына караганда 173%ка күбрәк. 

Россельхозбанк ташламалы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә беренче урынны тота. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы белешмәләре  буенча, филиалның төбәк базарында кече хуҗалыкларга  кредитлар бирү буенча  өлеше 80%ка якын   тәшкил итә.

Мәсәлән, Банк 2021 елдан башлап Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектын гамәлгә ашыра, анда профильле аграр уку йорты  базасында яшь эшкуарларны һәм моңа  кадәр эшчәнлек  алып  баручы аграрийларны хуҗалыкларын тотрыклы һәм табышлы итәргә өйрәтәләр. Укулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында узды. 

Ике ел эчендә Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә  104 белгеч теоретик әзерлек узды, алар фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен өйрәнделәр, иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның әйдәүче предприятиеләрендә практик дәресләр уздылар һәм «Кошчылык», «Сөт-ит терлекчелеге», «Терлекчелек», «Атчылык», «Үсемлекчелек» белгечлекләре  буенча үзләренең бизнес-планнарын эшләделәр.  

Банк авыл тормышына бәйле булган һәркемгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән Своё цифрлы экосистемасын да үстерүен дәвам итә. Бизнес төзү өчен аграрийларга  Своё Фермерство интернет-кибете дә ярдәмгә килә, аның  аша  орлыклар, техника, ашламалар һ.б.ларны сатып  алырга  мөмкин,   сату өчен Своё Родное маркетплейсы эшли, агротурлар оештыру өчен - Своё За городом. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International