Рөстәм Миңнеханов Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты. 

Район башлыгы Фаил Камаев чәчү эшләренең барышы белән таныштырды,  район буенча барлык  чәчү мәйданы 58 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә 41,5 мең га яки мәйданның 72%ы чәчелгән. Кукуруз, азык һәм техник культуралар буенча кечкенәрәк  мәйданнар чәчәргә   калган. Һава шартлары уңай  торса,  кырларда эшне атна ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. 

Файл Камаев хуҗалыкларның кирәкле техника, ягулык-майлау материаллары һәм ашламалар белән тәэмин ителүен  билгеләп  үтте. Кырларда барлыгы 176 берәмлек техника эшли. 1 гектарга 75 килограммнан артык минераль ашлама  тупланган. Узган ел районда гектардан 43,8 центнер  уңыш белән 187,8 мең тонна ашлык җыеп алынган. Быелга  планнар – бу  күләмнәрне саклап калу.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров,  Тукай районы авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында 1нче урынны алып тора, дип билгеләп үтте. “Җирле хуҗалыклар  барлык юнәлешләр буенча да актив эшли. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә үсеш бар. Сөт терлеге  даими яңартылып тора,  азык үзәкләре төзелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча да район үсеш  белән бара. Барлык мәсьәләләр буенча да аңлашу бар,   алга  таба  да   уртаклашып  эшләүне дәвам итик”, - дип өстәде министр.
Районга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Яңа поселогында  ял паркында булды. Җәмәгатьчелек урыны заманча шәһәр мохитен булдыру   чараларын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан бүленгән акчалар исәбенә төзелгән. Парк территориясендә Мәдәният йорты, Дан аллеясы һәм спорт мәйданчыгы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә һәм татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Шулай ук Республика Рәисе ветераннар белән аралашты. Районда бүген 6 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка якында урнашкан буаның гидротехник корылмасын капиталь ремонтлауның  барышы  турында хәбәр иттеләр. Татарстан  Республикасы  Рәисе буаның яр буенда кешеләргә  ял итү өчен кирәкле шартлар булдырырга  тәкъдим итте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов вертолеттан Түбән Кама районының авыл хуҗалыгы җирләрен карап чыкты,  чәчү барышын бәяләде. 

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин  районда хәлләрнең тотрыклы булуын  билгеләп  үтте. Төп чәчү эшләре тәмамланып  килә.  Районда бүген 65 фермер хуҗалыгы эшли.

Рамил Муллин шулай ук районда төп макроикътисадый  күрсәткечләр буенча да уңай динамика булуын билгеләп үтте. “Әлегә барлык  юнәлешләр буенча да үсеш белән барабыз - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында да”, - диде ул. - Безнең төп авыл хуҗалыгы оешмалары да эшли.  Уртача  да, кече хуҗалыклар  да бар. Төп эшләр соңгы стадиядә. Югары маржиналь культуралар, рапс, кукуруз чәчәсе кала.
 
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров,  Түбән Кама районы нәтиҗәлелек рейтингында икенче ел рәттән республика буенча 11 нче урында тора, дип билгеләп  үтте. Районда мөгезле эре терлекләрнең берникадәр артуы, шулай ук продуктивлык  буенча да  үсеш күзәтелә, диде ул.  Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча да уңай динамика күзәтелә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Түбән Кама районы җирлекләре башлыклары һәм механизаторлары белән аралашты. Аерым алганда, Татарстан Рәисе авыл язгы кыр эшләрендә катнашучы хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәт шартлары белән кызыксынды. 

Моннан тыш, очрашуда сөт сатып алу бәяләре турындагы мәсьәлә  күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча  авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең борчылуларын җиткерүләре хакында әйтте.    Татарстан Раисе, әлеге мәсьәләне  федераль дәрәҗәдә карарга  әзерләнәләр, диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International