Министрлыкта АПК мәсьәләләре буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. 


Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары видеоконференц-элемтә буенча катнаштылар.
Марат Җәббаров сөт сатып алу бәяләренең түбән төшүенә кагылышлы  мәсьәләгә тукталды.


 Чәчү барышы турында министр урынбасары Дмитрий Яшин сөйләде. Бүгенге көнгә чәчү эшләре 1455,5 мең га мәйданда, ягъни 79% башкарылган, Тәтеш, Зәй һәм Буа муниципаль районнарында эшләр 90%тан артык  үтәлгән.  Республика буенча гектарга  уртача 77,9 кг минераль ашлама тупланган.


Үз чыгышында  Ленар Гарипов Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге биргән белешмәләргә тукталды,  3 майга күпьеллык үләннәрнең биеклеге 12 см-дан  25 см кадәр җитә, дип билгеләп  үтте  ул.  “Бу – үләннәрне беренчел  чаптыру майның икенче декадасыннан башланачак дигәнне аңлата. Һәм бу югары протеинлы  һәм сыйфатлы  азык алырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.


Арча муниципаль районының «Кишет» ҖЧҖ хуҗалыгы сөтнең югары сыйфатлы булуына  уңай мисал  булып тора. Көн саен түшәм материалын яңарту буенча системалы эш алып  бару, сыерларны саву тәртибен төгәл  үтәү, сыерлар  җиленендә була  торган маститны профилактикалау соматик күзәнәкләрне   киметергә мөмкинлек бирә һәм бу  турыдан-туры сөтнең сыйфатына тәэсир итә.  


Терлекләрне ишәйтү мәсьәләсенә килгәндә, моның  өчен бозаулаган сыерларны орлыкландыруны  вакытында оештырырга кирәк. Бу сервис   кичектерелгән һәр көн   – икътисадый зыянны  арттыру  ул.  
“Тагын бер тапкыр игътибарыгызны юнәлтәм - азык әзерләү техникасын әзерләүне төгәлләргә кирәк. Сенаж траншеяларын әзерләп куярга. Якын  арада азык әзерләүгә һәм күпьеллык үләннәрне җыюга чыгарга”, – дип кисәтте  Ленар Гарипов.


Бүгенге көндә бал кортларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агуланудан яклау да актуаль мәсьәлә булып тора. Умарталарның эшкәртелгән кырларга очып чыгуын  чикләү өчен яклагыч полосалар булдыру максатында,  аграрийларга баллы үсемлекләр чәчүне оештырырга киңәш ителә. Мондый практиканы беренчеләрдән булып Тукай районы хуҗалыклары гамәлгә кертте, һәм бу  үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.


“Шәхси умартачыларның умарталыкларын да кертеп, паспортлаштыру эшен активлаштырырга һәм еллык экспертиза уздыруны  12 майга кадәр тәмамларга һәм ветеринария-санитария паспортына тиешле язмалар кертергә кирәк”, - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.  


Рафаэль Фәттахов әйтүенчә, республика хуҗалыкларында үз вакытында азык әзерләү өчен 808 үзйөрешле азык җыю комбайны, 523 үзйөрешле чапкыч, 4688 трактор чапкычы, 1864 пресс-җыйгыч бар. Республика буенча 1 майга азык җыю комбайннарының әзерлеге 85% тәшкил итә. Тукай, Бөгелмә, Спас, Кама Тамагы районнары графиктан артта кала.


Министрлык тарафыннан 10 майга кадәр азык җыю техникасын ремонтлап бетерү бурычы куелды. Шулай ук Рафаэль Фәттахов сезонлы кыр эшләре вакытында  бәхетсезлек очракларын булдырмау  бурычларына басым ясады.   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International