Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Җиңү көне алдыннан хастаханәләргә һәм сугыш ветераннарына үз продукциясен бүләк итте

2023 елның 5 мае, җомга

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстан  Республикасы  Зеленодольск һәм Чистай районнарында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Алар предприятие продукциясе белән 3 килограммлы җыелмалар  алдылар. Комбинат шулай ук Республика клиник онкология диспансерына, Зеленодольск үзәк район хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте һәм хәрби  хәрәкәтләр ветераннарына 50 данә продукция җыелмасы тапшырды.  
Комбинат хезмәткәрләре традиция буенча Чистай предприятиесендә 23 елдан артык эшләгән ветераннар  Зөфәр Абдулла  улы Вәлиуллинны һәм Анна Ефимовна Фадееваны һәр елны шәхсән котлыйлар.
Буаның үзәк мәйданында 9 май көнне  эшләячәк кыр кухнясын оештыручыларга комбинат барлык теләүчеләр өчен үз җитештергән ак май җибәрде. 
Предприятие ел саен Җиңү көне уңаеннан «Зеленодольск районы ветераннар Советы» җирле оешмасына һәм «Чистай» мәдәни фондына финанс ярдәме күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International