Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга гаризалар кабул итә башлый

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 15 маеннан 29 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан   савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре  тоткан өчен чыгымнар өлешен кайтаруга  гаризалар  кабул  итә, суммалар  түбәндәгечә  каралган: хуҗалыкта  тотыла  торган  1 сыер өчен -  2 мең сум, 2 сыер өчен  -  3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыер өчен  - 4 мең сум;   ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга  килешү имзаланганда,  өстәмә  рәвештә һәр сыерга 300 сум субсидия түләнәчәк.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International