ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре советының Валентина Матвиенко рәислегендә узган утырышында Бөтенроссия органик продукция үсешендә казанышлар өчен премия алуга ел саен илкүләм Бөтенроссия конкурсын үткәрү  турында карар кабул ителде.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының  югары уку йортлары белән берлектә «Идея» технопаркы базасында күчмә киңәшмә үткәрде. Аның эшендә министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы» ЯАҖ нең үсеш буенча директоры Николай Абруков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин, республиканың аграр югары уку йортлары вәкилләре һәм студентлары катнашты. 


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды. Ул Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Әгерҗе муниципаль районы  һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советларының уртак утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар 2022 елдагы эшкә йомгаклар ясадылар, 2023 елга планнар билгеләделәр, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиевнең отставкасын кабул иттеләр һәм яңа җитәкче сайладылар. Яңа җитәкче  итеп Әгерҗе районының Тирсә авылында туган Ленар Нургаянов билгеләнде, элек  ул Алабуга районының Башкарма комитетын җитәкләгән. Татарстан Президенты тарафыннан күрсәтелгән Ленар Нургаянов кандидатурасын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты Азат Хамаев рәислегендә “2022 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал, азык-төлек базарларын җайга салу”  дәүләт программасын үтәү йомгаклары һәм 2023 елның I кварталына планнар турында»гы мәсьәлә буенча утырыш уздырды. 


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2022 елгы эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Авыл хуҗалыгында актуаль темаларны тикшерүне дәвам итәбез. Бүген авыл  хуҗалыгы  техниканың торышы һәм ягулык керү өлешендәге статистиканы карыйбыз.

Министрлыкта игенчелектә туфракны  яклауның  агроландшафт системасы    проектын гамәлгә кертү  буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Агропроект» ҖЧҖ җитәкчесе Илдус Габдрахманов, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Россельхозбанк 2022 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына 23 млрд сумга якын акча бирде, бу узган ел белән чагыштырганда 2 млрд сумга күбрәк. Шуның 19 млрд сумнан артыгын клиентлар сезонлы эшләрне финанслауга юнәлттеләр.   


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында 9 гыйнварда узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагында 2022 ел эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен игълан итте.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Саба муниципаль районында булды. Ул берничә терлекчелек фермасының эшчәнлеге белән танышты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International