Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 500дән артык яшь татарстанлыны Балаларны яклау көне белән котлады

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольскиның «Гнездышко» социаль приютында, Казанның 101нче балалар бакчасында, «Симург» инклюзив үзәгендә, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне  Балаларны яклау көне белән котлады. Комбинат балалар өчен бәйрәмнәр оештырды  һәм һәр балага сөт продукциясе җыелмасы бүләк итте.


«Гнездышко» социаль приюты балалары өчен фокусчы, аниматорлар һәм «Обнимама» бренды персонажлары – Обнимама һәм Обнимашка филләре  белән бәйрәм оештырдылар.  Балаларга шулай ук «Обними меня! Сказка о слоненке и его маме» дигән  мультфильм күрсәттеләр һәм «Обними меня! Сказка о том, как Обнимашка хотел спасти мир» дигән балалар китапларын бүләк иттеләр,  алар быел «Альпина. Дети»  нәшрият йорты белән коллаборациядә басылган. 


Казанның 101 нче инклюзив балалар бакчасында «Обнимама» һәм «Васькино счастье» брендлары маскотлары белән бию-шоу тамашасы  узды. Казанның «Симург» үзәгендә психик яктан тайпылышлары булган балалар өчен фил баласы Обнимашка маҗаралары турында анимация тасмасы күрсәтелде һәм бүләкләр тапшырылды.

 
Сөт продукциясе җыелмаларын шулай ук Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләр дә алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International