Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2023 елның 1 июненнән 2023 елның 14 июненә кадәр сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан кергән гаризаларны сайлап алу турында игълан итә.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган:
https://agro.tatarstan.ru/otbor-2-lph-mini-fermi-01062023-14062023.htm