4 февральдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда кече хуҗалыкларның эшчәнлеге турында сөйләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Кукмара районында чираттагы «Цифр дәресе»н үткәрде. Ул Мултан (Починок-Кучук) урта мәктәбенең 7 - 11 нче сыйныф укучыларына һава торышын фаразлый торган технологияләр турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә республика умартачылары белән киңәшмә узды. Көн тәртибендә Татарстан Республикасында токымлы умартачылыкны үстерү мәсьәләсе.
2022 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясе 417 млн доллар күләмендә экспортланды, бу 2021 ел дәрәҗәсенә карата 6,9%ка күбрәк. АПК продукциясе 54 илгә җибәрелгән. «Хәләл» продукция җитештерү юнәлеше уңышлы үсә, аның экспорт күләме 2020 елдан башлап 2,6 тапкыр артты (2,5 млн. доллардан 6,5 млн. долларга кадәр).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган чираттагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2022 елгы тышкы икътисадый эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һөнәр берлегенең яшь активистлары Саба муниципаль районында булдылар. Сәфәрнең максаты - авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше белән танышу иде. Сәфәрне Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.
25 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.
2022 елда Россельхозбанк Татарстан аграрийларына 250 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алуга финанс ярдәме күрсәткән. Аграрийларга финанс ярдәме ташламалы кредит бирү программалары кысаларында күрсәтелде.
Бүген Министрлыкта Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Ленар Гарипов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру йөзеннән «Агростартап» грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.