Агрокөч оригиналь орлыкларның сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен орлык заводын модернизацияли

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Агрокөч структурасына керүче «Кама» агрофирмасының орлык заводы —   Идел буенда төрле сортлы авыл хуҗалыгы культураларының оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерүче  иң эре орлык заводы. Агымдагы елда орлык цехында орлыкларны калибровкалау һәм сортларга  аеру буенча өченче линияне монтажлаганнар, хәзер монтажланган җайланмаларны, программа тәэмин ителешен һәм идарә итүне  җайга  салу  эшләре бара. Модернизацияләүгә холдинг 30 млн сум акча керткән. 


Яңа линияне 2023 елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла. Моның ярдәмендә югары технологияле җайланмаларда югары репродукцияле оригиналь орлыкларның кечкенә партияләренең орлык материалын чистарту, калибровкалау, сортларга  аеру һәм бер үк вакытта агулау буенча тулысынча механизацияләнгән эш алып  бару мөмкин булачак. Бу орлыкларның сыйфат күрсәткечләрен 99,9%ка кадәр яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.


 Исегезгә төшерәбез, элегрәк, 2020 елда башкарылган  реконструкциядән соң, заводның җитештерү куәте тәүлеккә  700 тоннага  кадәр  орлык эшкәртерлек булды. Моңа  ирешү җитештерү куәте сәгатькә 15 тонна булган  яңа фотосепаратор урнаштыру нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул орлык югалтуларын 25%тан 5%ка кадәр киметергә ярдәм итте.  Программа тәэмин ителеше орлыкларны аларның  зурлыгы, төсе һәм орлыклар  өстендәге яктылык чагылышы буенча сайлап алырга  мөмкинлек бирә. Төрле төрдәге камералар белән бергә фотосепаратор агымнан авыр  аерыла  торган   орлыкларны чыгарырга ярдәм итә, аларның калдыкларгамы яисә орлыкларгамы каравын бик төгәл билгели. Моннан тыш, 2021 елда югары репродукцияле орлыклар һәм вак орлыклы культуралар җитештерү буенча линия модернизацияләнде, линиянең җитештерү куәте сәгатькә  10 тоннага  кадәр җитә. 


Җитештерү процессы кондициягә җиткерелгән орлык материалын   кабул итүдән алып саклауга кадәр тулысынча компьютерлаштырылган һәм иң заманча технологик җайланмалар белән җиһазландырылган. Орлык заводында барлыгы өч ашлык кабул итү линиясе көйләнгән.  Бер үк вакытта 3 төрле культураны кабул итә ала һәм кабул итү  куәте тәүлеккә 2 600 тонна тәшкил итә. Бөртекле культураларның орлык материалын саклау куәте елга   40 мең тонна тәшкил итә. Әзер орлыклар 700-850 кг сыйдырышлы, һава үткәрә торган полипропилен Биг-Бэг  капчыкларга төялә. Биг-Бэглар әзер продукция складларында саклана, аларда 16 мең тоннага  кадәр  орлык саклап була.  Элиталы орлыклар һәрберсе 2 мең тоннага  исәпләнгән 3 складта саклана. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International