Марат Җәббаров «FIBOSA» Испания компаниясе вәкилләре белән очрашты

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «FIBOSA» Испания компаниясе вәкилләре белән очрашты. Җитәкчеләр республика территориясендә сөт продукциясенең яңа проектларын һәм җитештерүләрен кертү турында фикер алыштылар. 


Очрашуда «FIBOSA» компаниясе хуҗасы Хоакин Састрэ Кроус, «FIBOSA» компаниясенең Көнчыгыш Европа илләре буенча коммерция директоры Оскана Кашкан һәм «Азбука сыра» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Фатыйхов катнашты. 


Бүгенге көндә Татарстанда компаниянең берничә проекты гамәлгә ашырылган инде: Арча шәһәрендә һәм Балтач шәһәр тибындагы поселогында  сыр заводы төзелгән.


Киләчәктә компания Татарстан  ярдәме белән сөт продукциясе җитештерүне киңәйтү мөмкинлеген карый, болар: сыр җитештерү буенча тагын берничә завод төзү, шулай ук Мамадыш шәһәрендә җитештерү корпусларының берсен реконструкцияләү.


Белешмә өчен:
FIBOSA компаниясе 1979 елда оешкан  һәм ул Испаниянең Жирона провинциясендәге Риудейотс дэ ля Сельва шәһәрендә урнашкан. Компаниянең төп эшчәнлеге -  төрле агроазык-төлек секторлары өчен, нигездә, сөт секторы өчен махсус җайланмалар җитештерү һәм сату, шулай  ук   инженерлык-консультация хезмәтләре күрсәтү. 
FIBOSA агроазык-төлек сәнәгате ихтыяҗлары өчен комплекслы чишелешләр тәкъдим итә. Чишелешләр проектның барлык этапларын үз эченә ала: җайланмалар әзерләү  процессыннан алып,  Ноу-Хау чыгаруга һәм тапшыруга, технологик  консультацияләр бирүгә һәм кирәкле ахыргы продуктны алуга кадәр.
Компания сөт секторы өчен комплекслы чишелешләр, линияләр һәм җайланмалар эшләүдә лидер булып тора: сөт кабул итүдән һәм эшкәртүдән алып, тулы җитештерү процессына, сырны өлгертеп  җиткерүгә, сөт һәм аннан эшләнгән продуктларны  әзерләүгә һәм төргәкләүгә кадәр.  
FIBOSA компаниясе җайланмалары дөньяның 75 иленә җибәрелә, әмма шул ук вакытта җайланмаларны  җибәрүнең  төп юнәлешләре: Көнчыгыш Европа илләре һәм Көньяк Америка илләре.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International