Югары Ослан районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Югары Ослан районында булдылар, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.


Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелеп бара. Шуңа күрә хәзер илебезнең һәм төбәкнең иң мөһим бурычларының берсе - авыл тормышын саклап калу. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында шул  хакта   сөйләде.  


“Төп бурыч — авыл халкына һәм җирле эшкуарларга өч федераль программа буенча ярдәм итү. Алда әле районнар белән тагын берничә очрашу булачак,    авыл тормышын саклап калу – безнең мәнфәгатьләрдә.    Санкцияләр белән көрәшәбез һәм күпвекторлы сәнәгатебезне үстерүне дәвам итәбез, хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелеп бара”, - дип билгеләп үтте ул.  


Пленар өлешкә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин белән бергә «Ростсельмаш» сервис үзәге мәйданчыгын һәм «Дивный берег» балык продукциясе җитештерүен карадылар. Шулай ук «Прокопьева А.И» КФХсының МТПсында булдылар.  Бүгенге көндә хуҗалыкта 955 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 1635 гектар чәчүлек җире бар. Ашлык экстрактлары җитештерү буенча «Таткрахмалпатока» АҖ заводында булдылар. Предприятие заманча иң яңа җайланмалар белән җиһазландырылган. Җитештерү белән идарә итү үзәкләштерелгән  бердәм оператор пунктыннан алып барыла. Процессларны тулысынча автоматлаштыру продукция сыйфатының тотрыклылыгына кеше факторы   йогынтысын булдырмаска мөмкинлек бирә. Куелган программага һәм нинди  чимал булуга карап,  җайланма теләсә нинди  бөртекле экстракт төрләрен   җитештерә ала.  


Бөртекле экстрактлар җитештерү өчен чимал буларак төрле төр ашлык  төрләре кулланыла. Маршруттагы соңгы объект  "Шәрәфетдинов Р.Н" КФХсының теплица хуҗалыгы булды. Аның гомуми мәйданы - 2000 кв.м., биредә кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр  үстерәләр. 


Киңәшмә алдыннан парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов белән бергә берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе продукциясенең күргәзмәсен карады. Мәйданчыкта ул җирле фермерлардан авылларда эшкуарлыкны үстерү шартлары белән кызыксынды һәм җитештерү мөмкинлеген  бәяләде.


Киңәшмәдә төп нотык  белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларның бүгенге көндә  авыл икътисадының иң мөһим секторы булып торуын  билгеләп үтте.  Мәсәлән, узган ел алар җитештергән  авыл хуҗалыгы продукциясе 107,3 млрд сумлык  булган – бу аннан  алдагы  елдан  3,9%ка күбрәк. 


 Бүгенге көндә республикада 474 мең шәхси  ярдәмче хуҗалык бар, әмма шуларның 4340ы гына «үзмәшгульләр» статусына ия һәм алар гына  ташламалы кредитлардан файдалана ала. 
Быелгы елда сыерлар санының һәм сатып алына торган сөт күләменең  кимүе күзәтелә.  Республика халкы сатып алына  торган  сөт күләмнәре буенча тәүлеккә  6 млн.сумга якын сөт  югалта. “Төп юнәлеш - савым терлеген  саклап калуга субсидияләр бирү. Ел саен сыерлар тотуга  республика бюджетыннан 350 миллион сум түләнә”, — дип аңлатты нотыкчы.


Авыл эшкуарларына дәүләт финанс ярдәме чараларына  килгәндә,  Марат Җәббаров халыкта мини-ферма төзү программасына  ихтыяҗ зур булуын  әйтеп узды. Аның әйтүенчә, фермер хуҗалыклары бүгенге шартларда шактый тотрыклылык күрсәтәләр: аларның җитештерү күләме ел саен 8-10%ка арта.


“Бүгенге авыр шартларда авыл халкына һәртөрле ярдәм күрсәтү аеруча  мөһим. Залдагы  һәркем бу эш өчен үзендә аерым җаваплылык тоя”, - дип,  нәтиҗә ясады  министр.


Киңәшмә ахырында «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси  ярдәмче хуҗалык  җитәкчесе» һәм «Эшкуарлыкны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International