Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының көн тәртибендә мелиорация

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген Казан суггару  техникасы заводы базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә мелиорация мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, «Идел буе мелиорация су хуҗалыгы»   идарәсе» («Татмелиоводхоз») ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары  һәм КФХ җитәкчеләре, муниципаль районнардагы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары, мелиорация   оешмалары җитәкчеләре катнашты.  
Киңәшмә башланганчы катнашучылар «Казанка» киң колачлы заманча су сиптерү машиналарының ничек җитештерелүе белән таныштылар. Машина белән авыл хуҗалыгы культураларының барлык төрләренә дә су сиптерергә мөмкин, аның вак  тамчылар хасил итә торган   махсус утыртмалары  бар,  алар  ярдәмендә   су   тигез сибелә.   Реверс хәрәкәте мөмкинлеге дә бар - машина сәгать угы  йөрү юнәлешендә дә,  кире юнәлештә дә хәрәкәт итә ала һәм, җир кишәрлекләрендә төрле культуралар булганда, су  сиптерүне көйләргә һәм чиратлаштырырга  мөмкин.   
Машинада  бер гидранттан икенчесенә күчү  мөмкинлеге булу да аңа шактый  өстенлек бирә. Машина гидрантта су басымы түбән булганда да,  хәтта  су  көче  3,5 атмосферага кадәр калганда да  эшли, бу торбаүткәргечтәге басымны   киметә һәм электр энергиясен   30-45 %ка кадәр янга   калдыра.      Шулай ук әлеге машиналарның аерым өстенлеге - аларның югары җитештерүчәнлеге: 10 сәгатьлек сменада 40 гектарга кадәр (тәүлек эчендә 80 гектардан артык) мәйданда  су сиптерергә мөмкин. Киңәшмәдә катнашучыларга «Казанка» су сиптерү  машинасының модернизацияләнгән үрнәге эш вакытында күрсәтелде, шулай  ук ерактан идарә итү системасы һәм     серияләп чыгарыла торган агрегатлар белән комплектланачак яңа    мониторинглау системасы күрсәтелде.
Завод 210нан артык су сиптерү машинасы эшләп чыгарган  һәм монтажлаган, алар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре - Алтай, Мари Эл, Удмуртия кырларында уңышлы эшли.
Мелиорация буенча  федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм мелиорацияне үстерү буенча 2023 елга бурычлар турында Марс Хисмәтуллин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге су ресурслары 400 мең гектардан артык җирне сугаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Ул агымдагы елда «Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен нәтиҗәле әйләнешкә җәлеп итү һәм мелиорация  комплексын үстерү» дәүләт программасы кысаларында  планлаштырылган капиталь төзелеш объектлары турында сөйләде. Ул шулай  ук барлык объектларда да төзелеш-монтаж эшләренең өзлексез алып барылуын,  шул исәптән көзге-кышкы чорда да, шуның нәтиҗәсендә аларны вакытыннан алда файдалануга тапшыру мөмкинлеге барлыкка килүен, бу мелиорация  объектларын агымдагы елда ук югары уңыш алу өчен файдалану  мөмкинлеге бирүен  билгеләп  үтте.  2022 елда 2 млрд.сумнан артыкка җирләрне мелиорацияләү һәм тамырдан яхшырту буенча эшләр башкарылган.  
Киңәшмәдә мелиорация системаларын проектлау турында алдан кайгыртырга кирәклегенә басым ясалды. Бу процесс күп хезмәт куюны  таләп  итә һәм  вакыт буенча да 8 айга кадәр сузыла. Мелиорация  объектларын  проектлау үзенчәлекләре турында Рөстәм Сөнгатуллин һәм «Татмелиорация» ТК ААҖнең   баш инженеры Ирина Соколова сөйләде.
Мелиорация комплексын һәм җиләк-җимеш юнәлешен үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында Дмитрий Яшин сөйләде.
«2011-2022 елларда 34 мең гектар сугарулы  җирләр реконструкцияләнде һәм торгызылды, 250 км суүткәргеч салынды, 465 ГТС ремонтланды, 377 берәмлек сугару техникасы сатып алынды, 118 скважина борауланды, 49 су җыю каланчасы  куелды, 20,0 мең гектардан артык сугарулы  үсентеләр булдырылды», – дип билгеләп үтте ул.
Соңгы 5 елда мелиорацияне үстерүгә 5,1 млрд. сум акча бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан - 1,7 млрд. сум һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан – 3,4 млрд. сум.
2023 елда комплекска дәүләт ярдәме өчен федераль бюджеттан гамәлдәге максатчан программалар кысаларында - 501,9 млн сум, ә республика бюджетыннан 593 млн сум бирелгән.
Түбәндәгеләр өчен ярдәм чаралары эшли:

 мелиорация проектларын гамәлгә ашыру чыгымнарының 50%ын  каплауга,
 гидромелиорация чараларын уздыруга  тотылган  чыгымнарның         50%ын  каплауга,
     - әче туфраклы  чәчүлекләрне известьлау  проектларына тотылган  чыгымнарның 50%ын  каплауга,
      - сугару һәм киптерү системаларын төзү һәм реконструкцияләү проектларын 100% күләмдә финанслауга (2023 елга 7 проект сайланган инде),
      -     мелиорация техникасы сатып алуга чыгымнарның  70%ына  кадәр финанслауга.  
        
Татарстан Республикасында бәрәңгене сәнәгати үстерүнең прогрессив технологияләре турында Марат Кәримов сөйләде. «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ республиканың сәнәгать секторында алына  торган бәрәңгенең өчтән бер өлешен җитештерә.  Бәрәңге күбесенчә сугаруда  үстерелә һәм  гектардан 35 - 40 тоннага  кадәр уңыш  алына.       
 «Хуҗалыкта 12 ел эчендә сугарулы җирләр мәйданы 2 200 гектарга җитте. 5 буа төзелде, 2 сулык ремонтланды. 29 су  сиптерү машинасы (шулардан  16  – боҗралап әйләнешле «Казанка» машинасы, 13  - барабан тибындагы машина), 10 насос станциясе сатып алынды. Моннан тыш, агрофирма авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләү буенча федераль программада уңышлы катнаша, аның ярдәмендә  тагын 450 гектарда кырларны  сугару өчен су сиптерү  системалары реконструкцияләнә», – дип билгеләп үтте ул. 
Киңәшмә барышында шулай ук сугарулы җиләк-җимеш һәм яшелчә культураларын үстерү һәм, сугаруны кулланып, Татарстан Республикасы шартларында интенсив бакчалар үстерү мәсьәләләре каралды. Аннары хуҗалык җитәкчеләре үзләрен кызыксындыра  торган сорауларын  бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International