Бүген Министрлыкта агросәнәгать комплексы ветераны Разил Сәгыйтовны юбилее белән котладылар. Ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Разил Сәетмөхәммәт улы балачактан ук авылдагы хезмәтнең авырлыгын белә, әтисенә атлар карарга булыша, мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Чистайның авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлаганнан соң, Әлмәт районы «Сельхозтехника» берләшмәсенең Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтендә инженер-инспектор булып эшли.
70 нче елларда Әлмәт районының «Ильич юлы» колхозында баш инженер булып эшли, 1991 елда Н.Е. Токарликов ис. совхозны җитәкли.
Разил Сәетов - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. «Мактау билгесе» ордены, «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел», «В.И. Ленинның тууына 100 ел», «1973 елгы социалистик ярышта җиңүче», «Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә катнашучы», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы химиясенә 40 ел» медальләре белән бүләкләнгән.
Бүген аны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм АПКның ветераннар советы рәисе Марс Алиев котлады. Юбилярга Мактау билгесе һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.