Бүген пониларда "Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең балалар кубогы" старт алды

2023 елның 2 июне, җомга

Бүген «Казан» халыкара  ат спорты  комплексы  базасында пониларда «Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең Балалар кубогы» старт алды. Спорт чарасында Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан  Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Ат спорты буенча республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айгөл Насыйбуллина, Россия Ат спорты ассоциациясе президенты һәм Мәскәүнең «Измайлово» ат спорты клубы җитәкчесе Екатерина Бакеева катнашты.


Әлеге чара өченче тапкыр үткәрелә. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең балалар кубогы» ярышларында бөтен республикадан һәм тагын Ульяновск, Киров өлкәләре һәм Удмуртия Республикасы кебек  төбәкләрдән 70 яшь спортчы катнашты.


Ленар Гарипов үзенең сәламләү чыгышында: “Без ат  спортында алга таба  барабыз, аның яңа дисциплиналарын үзләштерәбез, Бөтенроссия ярышларында катнашабыз, җиңәбез, массакүләм спортны үстерәбез. Без ирешкән уңышлар - Татарстан Республикасының ат спортын тотрыклы үстерү нәтиҗәсе. Сезгә уңышлы старт, ярышларда җиңүләр һәм спорт осталыгында  үсүегезне  телибез”, - дигән теләкләр җиткерде. 


Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, балаларга ат спорты белән бушлай шөгыльләнү өчен уникаль мөмкинлек  бар.  Понилар һәм атлар белән якыннан аралашу балаларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, аларның  күңелендә игелек уята, аларда тырышлыкны, сабырлыкны  арттыра. 


Россия ат спорты президенты Екатерина Бакеева чараның оештырылу дәрәҗәсен һәм яшь спортчыларның  күпләп  катнашуын югары бәяләде. “Пони-спорты үсешен күрү сөендерә.  Балаларның һәм аларның ата-аналарының бәхетле йөзләрен күрү күңелгә рәхәтлек  бирә”, - дип өстәде ул. 


Чара программасына шулай ук аниматорлар, мастер-класслар, аквагримм һәм татлы мамык кертелгән иде.
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International