18 мартта Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Яшел Үзән, Чаллыда, Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Болар - уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәядән Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан китерелә торган яшелчә, ит, казылык әйберләре, сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе.
6 - 7 мартта Татарстанда агросәнәгать комплексы казанышларының “ТатАгроЭкспо 2023” күргәзмәсе узды. Бөтен Россиядән 250дән артык компания авыл хуҗалыгы өчен үзләренең техникасын, җайланмаларын, чималларын күрсәтте һәм тәҗрибә уртаклашты.
Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелеп бара, ә азык-төлек иминлеге ил суверенитетының нигезен тәшкил итә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«ТатАгроЭкспо -2023» күргәзмәсе кысаларында терлекчелек буенча «Глобаль үзгәрешләр чорында сөт терлекчелеге: таләпләр һәм үсеш драйверлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Әлеге утырыш Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Бүген АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «Россия сөт индустриясе үсеше: 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл узды.
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды.
6 - 7 мартта Татарстанда АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо 2023» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Бөтен Россиядән 250дән артык компания үз техникасын, җайланмаларын, чималын күрсәтәчәк һәм тәҗрибә уртаклашачак.
7 мартта «ТатАгроЭкспо 2023» күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында «Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өчен гамәли чишелешләр» темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда катнашучылар авыл хуҗалыгында нинди цифрлы инструментларның уңышлы кулланылуы турында мәгълүмат алачаклар, аерым алганда: сөт счетчиклары, саву заллары, геомәгълүмат системалары, терлекләр өчен цифрлы үлчәүләр һәм хуҗалыкның нәтиҗәлелеген арттыру өчен башка файдалы чишелешләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, АККОР Президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнашты.