ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2023 ел
җомга

Бүген 2023 елда бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр керү юлларын  капиталь  ремонтлау, ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре (СНТ) исемлеген төзү буенча   ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Злаков үткәрде. 

Казанда компаниянең генераль директоры Валерий Мальцевның һәм Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттаховның эшлекле  очрашуы  узды.  


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 1 мартыннан «Терлекчелекнең  калдык продуктлары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»  2022 елның 14 июлендәге  248-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде, ул авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганда барлыкка килә торган матдәләрне, шул исәптән тирес, тавык тизәге, терлек аслыгы, юынтык суларны  да  кертеп, җайга  сала.  
 

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ТатНИИСХ) – “Россия  Фәннәр академисяе  Казан  үзәге” Федераль тикшеренү үзәге”  федераль дәүләт бюджет  учреждениесенең аерымланган  структур  бүлекчәсендә   булдылар.  Килүнең  максаты - профиль буенча мәсьәләләргә  аудит уздыру һәм хезмәтне саклау идарәсе системасын камилләштерү чаралары кысаларында институт вәкилләре белән һәм үзара хезмәттәшлек итү.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән   видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә  министр урынбасарлары,  район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары  билгеләнеп куелды, элек Рәшит  Хәбипов биләгән  бу  вазыйфага Рөстәм Гайнуллов билгеләнде.

 Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүген  туган  көнен билгеләп  үтә. 
 

“Россельхозбанк” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән сезонлы кыр эшләрен башкаруга ташламалы кредитларга заявкалар кабул итә. 2023 ел башыннан РСХБның  Татарстан төбәк филиалы әлеге максатларга 1,5 млрд сум акча җибәргән. Барлык акчалар да диярлек 1528 номерлы Программа буенча ташламалы кредитлау  кысаларында бирелгән. 


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен  һәм таралуын  булдырмау  буенча республика штабы утырышы узды.
 

Авыл хуҗалыгы - контрастлар тармагы, ул хәтта кризис шартларында да үсешкә  ирешә.  Әмма уңай динамикага да карамастан, Россия агросәнәгать комплексының яңа чынбарлыкка яраклашуы җиңел генә бармый: сатып  алу  бәяләренең түбән булуы, орлыкларның, ашламаларның, үсемлекләрне саклау чараларының, телек  азыгының, чит ил техникасының һәм технологияләренең бәясе  күтәрелү,  аерым компонентларга кытлык һәм бозылган логистик элемтәләр. Барлык бу мәсьәләләр  6-7 мартта ТатАгроЭкспода эшлекле    программа кысаларында каралачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International