Бу атнада республиканың муниципаль районнарында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурслар башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча традицион киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
“Агрокөч” холдингы «ПРОДО Птицефабрика Пермская» АҖенең 100% акцияләрен сатып алган, ул Пермь краеның бройлер ите һәм аннан эшләнмәләр җитештерү базарының 34%ын алып тора. Сату-алу хакы фаш ителми.
Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә, акчалар хуҗалыктагы 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыерга - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум исәбеннән карала, 500 сумлык ветеринария чаралары уздыру шартнамәсенә кул куйганда, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия бирелә.
23 мартта Мәскәүдә «Цифрлы космос» программасы өчен төбәк проектларын сайлап алу узды. Чараны «Роскосмос» дәүләт корпорациясе оештырды.
2022 елда Татарстан Республикасында коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТ) эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны субсидияләү программасында 61 СНТ катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының чираттагы утырышында язгы кыр эшләренең барышы, шулай ук мелиоратив комплексны үстерү һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, аны авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.
Гражданнарның һәм КФХларның җир ресурсларыннан гадиләштерелгән рәвештә файдалана алуын тәэмин итү максатында, 2022 елның 14 июлендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 316-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан гражданнар һәм КФХлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен сәүдәләр оештырмыйча гына биш елга кадәр срокка арендага ала алалар.
Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә атчылык тармагында агросәнәгать комплексы белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча укыту программасы эшли башлады. Очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.