ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Россельхозбанк Татарстан Республикасында яхшыртылган шартлар буенча авыл ипотекасын бирү өчен гаризалар кабул итә башлады: кредитның иң чик  күләме  бер заемчыга 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырылды, гаилә парлары өчен ипотека күләме, ике заемчы мөрәҗәгать иткән очракта, 12 миллион сумга кадәр арттырылырга мөмкин. 
 


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген "Август-Мөслим" агрофирмасы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре" темасына зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Эш сәфәрендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Рафаэль Фәттахов һәм Дмитрий Яшин, "Август" фирмасының Казандагы вәкиллеге башлыгы Константин Березин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты. Алар белән бергә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм Мөслим муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев   йөрделәр.
 

Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Конья шәһәренә эш сәфәре кысаларында Төркиянең «Тюмосан»  трактор заводында һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары җитештерүче   «Имаш» заводында булдылар.

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты 2023 елның I кварталындагы  эшенә   йомгаклар ясады. 2023 елның I кварталында предприятиенең өч җитештерү мәйданчыгында: Зеленодольскида, Чистай һәм Буада  сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 62,3 мең тонна булган. Һәркөнне  692,6 тоннага кадәр сөт-чимал эшкәртелә. 


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Җомга көнне, 14 июльдә, Россельхозбанк һәм «Сколково» агросәнәгать комплексында Россия төбәкләренең беренче рейтингын тәкъдим иттеләр, ул агросәнәгать комплексында  төбәкләрнең инновациялелегенә йогынты ясый торган күрсәткечләрне объектив бәяләүне булдыруга, шулай ук яңа технологияләрне гамәлгә кертүдә булган киртәләрне һәм аларны  киметүгә ярдәм итә торган  факторларны   ачыклауга юнәлдерелгән.

Бу  хакта Россия  Федерациясе  авыл  хуҗалыгы министры  урынбасары  Фастова Елена Владимировна игълан итте. Рейтинг Россия   Федерациясе Авыл  хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төзелгән иде.  


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Компетенцияләр үзәге командасы Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов белән очрашты. Эшлекле очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова катнашты.
 

“Агросила” составына Россиядә «Хәләл» стандартлары буенча иң  эре продукция җитештерүче «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ керә.  Кошчылык  комплексында ел  саен 10 мең тоннага кадәр хәләл продукция җитештерелә, аның ассортименты 35 исемнән артып китә. Алар арасында – индивидуаль  пакетта чеби-бройлер түшкәсе, вакуум пакетта чеби-бройлер түшкәсе, ябык  лотокларда чеби-бройлерның төрле өлешләре  (бот, балтыр ите,  күкрәк ите, филе, окорочка, канат), ябык  лотокларда субпродуктлар (йөрәк, бавыр, муен, ашказаны).
 

22 - 24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә цифрлы технологияләр өлкәсендә масштаблы чара - «Kazan Digital Week-2023» халыкара форумы узачак.
 

2023 елның 11 – 13 июлендә   Татарстан Республикасы  Теләче муниципаль районында «Август» компаниясе һәм «Август-Агро» ИК «Югары маржиналь культуралар белән баетылган чәчү әйләнеше шартларында парларсыз  һәм   сөрүләрсез интенсив игенчелек системасы» дигән темага Кыр көне уздырачак. Кунакларга рапс, майлы җитен, көзге һәм язгы бодай, борчак чәчүлекләре күрсәтеләчәк, шулай ук «Август-Теләче» агрофирмасы базасында җитештерү инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы техникасы   күрсәтеләчәк.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International