Агросәнәгать комплексы ветераны 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Министрлыкта хөрмәтле ветеран-аграрчы, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Балтач авыл хуҗалыгы техникасы» ААҖнең элеккеге генераль директоры һәм хәзерге вакытта Балтач муниципаль районында «Идарә» ҖЧҖ генераль директоры булып эшләүче Рафаэль Габдрахмановны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.


Әлеге тантаналы чарада авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Разил Сәетов катнашты.


Ленар Гарипов юбилярга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы Президиумы карары белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар  советы рәисе Марс Алиев юбилярга Котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк тамгасын  тапшырды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International