Министрлыкта терлекчелек тармагының 6 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек армагының агымдагы елның 6 аендагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды. 


Чарада муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшен анализлауга игътибарны юнәлтте.  


Агымдагы елның 6 аенда 826 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата 111%.  Бер сыердан  уртача савым 3 мең 836 кг тәшкил итә, бу 2022 елга караганда 336 кг артык.  Алдагы айлардагы кебек үк, Кукмара, Балтач, Арча, Актаныш, Бөгелмә районнары сөт җитештерүдә алда  баралар.   Алабуга, Зәй, Апас, Мөслим, Мамадыш, Зеленодольск  һәм Нурлат районнарында үсеш темплары югары.

Бөгелмә һәм Алабуга районнары  да савым күләмнәрен узган елга  караганда  шактый арттырганнар. 
Республикада иң күп сөт «Агросила» АҖендә, «Красный Восток» агрохолдингында һәм "Продпрограмма" агросәнәгать комплексында җитештерелә.  «Северная Нива» ҖЧҖ, «Август-Агро» идарәчел кампаниясе һәм «Агро-Инвест» узган елга,  шулай ук планга карата шактый арттырганнар. «Кама Беконы» узган елга  караганда 2,5 тапкыр  күбрәк  сөт җитештергән. 


1 июльгә эре мөгезле терлекләр саны 634 мең баштан артыграк.  Сыерлар саны 2 мең башка диярлек арткан, үсеш 1% тәшкил итә.   Республикада 454 мең баш дуңгыз, 15,3 млн баш кош-корт бар,  узган  елга карата  97%.


“Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышы йомгаклары буенча безгә терлекләр сатып алу һәм үзебезнекен үрчетү исәбенә эре мөгезле терлекләрнең баш санын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр булган дәрәҗәгә җиткерүне  һәм аны тотрыкландыруны  тәэмин итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте бүлек башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.


1 июльгә атлар саны 19 мең 823 баш тәшкил итә, бу узган елгыдан 1332 башка күбрәк.  Атларны иң күп санда  Саба, Буа һәм Балтач районнарында үрчетәләр.  Узган елга  карата уңай динамика белән  2 меңнән артык сарык Актаныш, Нурлат, Саба районнарында бар.  


Доклад белән шулай ук нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлегенең әйдәүче  киңәшчесе Рөстәм Сәитов чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 6 аенда бозаулар һәм дуңгызлар үрчеме күрсәткечләренең узган елга  караганда  кимрәк булуы  турында сөйләде. Агымдагы елның июнь аенда яңа  туган  бозаулар  саны    399 башка арткан. 


Бәрәннәр һәм тайлар туу узган елга карата уңай динамикада, шулай ук сыерларны һәм бозауларны орлыкландыру буенча да артым белән чыктылар. Гомумән алганда, 22 районда бозаулар туу күрсәткечләре  узган елга караганда  югарырак.  Бу - Әлки, Азнакай, Әтнә, Минзәлә, Кукмара, Зеленодольск районнарында. 


 6 айда 48 мең сыер орлыкландырылган, узган елга карата 5,2 мең башка күбрәк. Ясалма орлыкландыру 48% тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 5%ка күбрәк. Республикада 100 сыерга 40 бозау гына туган, гәрчә 1 июльгә сыерлар саны 2849 башка арткан. Уңай динамика Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Балтач, Зеленодольск, Әтнә районнарында күзәтелә.


Киңәшмә ахырында катнашучыларны 26 июльдә «Элита» базасында узачак эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 45 нче операторлар конкурсына  чакырдылар.
      
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International