2023 ел башыннан “Россельхозбанк” Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына ярдәмгә 12,5 млрд сум акча җибәргән. Шуларның 80%тан артыгы аграрийлар өчен иң уңайлы шартларда - ташламалы ставка буенча бирелгән.
Агросәнәгать комплексын финанслауның гомуми күләменнән 7 млрд сумга якыны эре бизнеска ярдәм итүгә җибәрелгән, 6 млрд сум тирәсе - урта, кече һәм микробизнеска ярдәмгә.
“Россельхозбанк”ның гомуми күләменнән 7,6 млрд сум сезонлы эшләрне финанслауга юнәлтелгән. Шулардан кече хуҗалыклар 1,4 млрд сум алды, бу узган ел нәтиҗәсеннән 2,5 тапкырга күбрәк.
“Россельхозбанк” ташламалы кыска сроклы кредитлау программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә алдынгы позициядә тора. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, төбәк базарында филиал өлеше якынча 50% тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга кредитлар буенча – 70%тан артык”, - дип билгеләп үтте “Россельхозбанк”ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
Гомумән алганда, ил буенча 2023 елның беренче яртысында “Россельхозбанк” агросәнәгать комплексына ярдәмгә 826,2 млрд сум акча җибәргән, шулардан һәр өченче сум аграрийлар өчен иң уңайлы шартларда - ташламалы ставка буенча бирелгән. Шул исәптән сезонлы эшләргә 412,5 млрд сум киткән.
Сезонлы эшләр базарында “Россельхозбанк” сезонлы эшләрнең 70%ын тәэмин итә, ә 17 төбәктә “Россельхозбанк” өлеше 90%тан артып китә.
Агросәнәгать комплексының экспорт юнәлешле компанияләренә ярдәм итүгә 339,8 млрд сум киткән.