Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр белән килде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә ул берничә авыл хуҗалыгы объекты белән танышты.
Беренче эш итеп министр "Игенче" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының 300 савым сыерына исәпләнгән робот фермасында булды. Кооперативта барлыгы 2500 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 3875 тонна сөт савылган.
Аннары министр «Тулпар» җитештерү-тәэмин итү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булды. Ул терлек чалу цехын һәм ит эшкәртү цехын карады. Хуҗалык 2014 елдан бирле эшли, биредә тәүлегенә 15 баш мөгезле эре терлек чалалар.
«Сосна» ҖЧҖ кырларында министр урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм механизаторлар белән очрашты. Марат Җәббаров аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм үстерелгән бөтен уңышны оптималь срокларда, югалтуларсыз җыеп алыгыз, дип теләде.
“Без һәрвакыт агротехнологик чараларны үтәргә кирәклеге турында сөйлибез: бу - тирәнтен эшкәртү, яфрактан тукландыру һәм минераль ашламалар кертү. Коры һава торышына карамастан, технологияләр үтәлә торган җирдә нәтиҗә һәрвакыт була. Дөресен әйтергә кирәк, без кырларда хәл начаррак булыр дип көттек. Әмма кайда барлык чаралар үтәлгән, шунда нәтиҗәләрнең яхшы булуын күрәбез”, - дип билгеләп үтте министр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында.
Чираттагы объект - «Дуслык» ҖЧҖнең сөт-товар фермасы булды. Биредә 384 баш сыер бар, алга таба сыерлар санын 1000 башка кадәр җиткерүне планлаштыралар.
Көшкәт авылында Марат Җәббаров Александр Прокопьевның шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Бүгенге көндә биредә 17 баш сыер бар, шуларның 12се савым сыерлары, мини-ферма төзелгән. Көн саен 200 литрдан артык сөт савалар.
Сәфәр ахырында Марат Җәббаров «Сосна» ҖЧҖнең «Ат йорты»нда булды. Биредә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.
“Урак өстендә районнар буйлап йөрибез, эшнең ничек барганын карыйбыз. Балтач районы терлекләрнең күплеге белән аерылып тора, сөт терлекчелеге алга киткән. Бәяләр белән бәйле вәзгыятьне дә аңлыйбыз, республика ягыннан дәүләт ярдәменең барлык программалары да сакланып калды, акчаларны вакытында җиткерәбез һәм бу чаралар алдагы елларда да сакланыр дип өметләнәбез”, - дип йомгаклады министр чыгышын.