Токым берлеге (СоюзПлем): токымлы терлекчелек үсешендә яңа вакыйга

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук министр урынбасары Гелүс Баязитов һәм Берлек әгъзалары катнашты.
Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге (СоюзПлем), агымдагы елның июлендә оештырылды. Аны төзүнең  максаты - Берлек  әгъзаларының – токымлы сөт  терлекчелеге  буенча оешмаларның һәм хуҗалыкларның   һөнәри мәнфәгатьләрен чагылдыру һәм яклау, аларның токым чыгару эшенә булышу, Берлек әгъзаларының гомуми эшчәнлеген,  шул исәптән  эшкуарлык эшчәнлеген җайга  салу,  шулай ук Татарстан Республикасының  токымлы сөт терлекчелеген үстерү өчен уңайлы мохит булдыру. 
Кереш сүз белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. “Безнең республикада терлекчелек тармагы - өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Мин нәсел предприятиеләренең үсеш динамикасын күрәм, булган потенциалны сакларга һәм арттырырга кирәк. Токым берлеге мәгълүмати тәэмин итү үзәге һәм Татарстан Республикасында нәсел эшен алып бару үзәге булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте министр.
Аннары киңәшмәдә оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Токым берлеге (СоюзПлем) советы рәисе итеп Әтнә муниципаль районының «Тукай» ҖЧҖ директоры Илфат Хәкимов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International