Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының 7 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә министр урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә үтте.
Чарада муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышында сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте, шулай ук хуҗалыкларның эшен анализлады.
Бүгенге көнгә 971 мең тонна сөт савылган, узган елдагыдан 96 мең тоннага артыграк, ягъни 111% тәшкил итә. Бер сыердан савым 10%ка арткан, бу - + 380 кг.
Барлыгы 240 мең тонна ит җитештерелгән, шуларның 57 мең тоннасы - эре мөгезле терлек ите, үсеш - 2%. Дуңгыз ите - 57 мең тонна, кош-корт ите - 125 мең тонна, 2022 елдагыдан 1589 тоннага кимрәк. Сарыклар һәм кәҗәләр 1 мең 200 башка арткан. Атлар - 20 мең баш, үсеш - 3%.
Эре мөгезле терлек ите җитештерү буенча үсеш темплары Бөгелмә, Кукмара, Буа һәм Мамадыш районнарында югары. Шулай ук Тукай, Минзәлә, Әтнә һәм Биектау районнарында да җитештерү күләмнәре шактый арткан. 19 районда эре мөгезле терлек ите җитештерүнең кимүе күзәтелә.
Агымдагы елның 7 аенда бер сыердан уртача 4513 кг сөт алынган. Савым буенча югары күрсәткечләр Әтнә, Саба, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара, Мөслим, Бөгелмә, Алабуга һәм Балтач районнарында. Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Баулы, Ютазы, Спас районнарында бер сыедан савым 3 мең килограммнан кимрәк.
Шулай ук нәсел эше һәм терлекләр үрчетү буенча министр урынбасары Гелүс Баязитов чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 7 аенда бозаулар һәм дуңгызлар туу күрсәткечләре узган елдагыдан кимрәк булуын билгеләп үтте. Агымдагы елның июль аенда бозаулар туу 720 башка арткан иде. Бәрәннәр һәм тайлар туу узган елга карата уңай динамикада, шулай ук сыерларны һәм бозауларны орлыкландыру буенча да үсеш бар. Гомумән алганда, 21 районда бозаулар туу буенча узган елга карата үсеш күзәтелә. Болар: Әтнә, Әлки, Арча, Апас, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск районнары һәм башкалар.
Агымдагы елның 7 аенда 55 мең сыер орлыкландырылган, узган елга карата 5 мең баш артык. Ясалма орлыкландыру 55% тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдән 5%ка күбрәк. 22 район уртача республика күрсәткечләреннән югарырак һәм шул дәрәҗәдә эшли. Болар: Бөгелмә, Аксубай, Мамадыш, Актаныш, Арча, Кукмара, Мөслим һәм Нурлат районнары һәм башкалар.