Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Иран делегациясе булды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Иран делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров катнашты.
Беренче эш итеп Марат Җәббаров Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды.  Ул, Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 нче урында тора, дип билгеләп  үтте.  Россия төбәкләре арасында республика беренчел нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, сую өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча - 9 урында.
 Узган ел 5 млн. тоннадан артык ашлык, 800 мең тоннадан артык бәрәңге, 240 мең 74 тонна яшелчә җыеп алынды, 2 млн. тоннадан артык сөт савылды.
 Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек шартлары һәм ашлык экспортлау мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Марат Җәббаров шулай ук Иран вәкилләрен “Ислам дөньясы: KAZANFORUM - 2024” Халыкара икътисадый  форумында катнашырга чакырды.
Иран делегациясе Татарстан Республикасының казанышларын югары бәяләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International