Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Төмән өлкәсеннән делегация килде. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов һәм Төмән өлкәсе Агросәнәгать комплексы департаментының терлекчелек идарәсе башлыгы Рөстәм Бетляев катнашты.
Гөлүс Баязитов Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды. Ул, Татарстан Россиянең перспективалы төбәкләренең берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 5 нче урында тора, дип билгеләп үтте. Россия төбәкләре арасында республика беренчел нәтиҗәләр буенча: сөт җитештерү буенча - 1 урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 урында, сую өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча - 8 урында, йомырка җитештерү буенча - 9 урында.
Узган ел 5 млн. тоннадан артык ашлык, 800 мең тоннадан артык бәрәңге, 240 мең 74 тонна яшелчә җыеп алынды, 2 млн. тоннадан артык сөт савылды.
Очрашуда катнашучылар нәсел материалы белән тәэмин итү мәсьәләләре, аерым алганда, Эдильбай токымлы сарыклар китерү буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Аннары «Эдильбай - Поволжье» ҖЧҖ һәм «Страна Агро» ҖЧҖ арасында килешүне имзалау тантанасы булды.
Төмән өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасының терлекчелек өлкәсендәге казанышларын югары бәяләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.