Министрлыкта авыл хуҗалыгында табигый газны куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә автомобильләрне газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Газпром» ГАҖ вәкилләре, холдинглар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасында «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча маркетинг программалары гамәлгә ашырыла. Әлеге программаларны гамәлгә кертү максатларында, аерым  ташламалар һәм субсидияләр эшли. Яңа программа кабул ителде, аның буенча автомобильләрне тыгызландырылган табигый газга күчергәндә һәм газ балоннары комплекты җайланмаларын алганда 100%ка кадәр экономияләргә мөмкин.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тармакка газ-мотор ягулыгын кертү ике юнәлеш: тыгызландырылган табигый газ һәм сыекландырылган табигый газ буенча алып барыла. 2014 елдан АПК предприятиеләре автотранспортны тыгызландырылган табигый газда куллана башлады. Хәзерге вакытта АПК оешмалары  газга  күчерелгән 630 автомобильдән файдалана”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 
 Татарстан Республикасы җитәкчелеге газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә зур игътибар бирә һәм бу юнәлештә республикада зур тәҗрибә тупланган.
 "Тыгызландырылган табигый газдагы (КПГ) машиналар  атмосферага азот оксидларын бензинда  эшли торган  автомобильләргә караганда  2 тапкыр азрак, углекислый газны 10 тапкыр азрак һәм башка углерод оксидларын  3 тапкыр азрак чыгара. Табигый газ янганда корым барлыкка килми, кургаш (свинец)  һәм күкерт чыкмый.  Гомумән алганда, КПГ куллану әйләнә-тирә мохиткә төтен  таралуны 9 тапкырга  киметә.   Метан шулай ук куллану газ-мотор ягулыгында транспорт  кулланучы предприятиеләргә шактый экономия алырга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев.
Аннары әлеге мәсьәләләр буенча башкалар  да  үз фикерләрен бүлештеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International