Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районында булды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.
Марат Җәббаров "Әсәнбаш-Агро" һәм "Уңыш" хуҗалыкларында булды, анда урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Шулай ук бүген Поч.Кучук җирлегендә 4800 савым сыерына исәпләнгән сөт-товар фермасы нигезенә беренче таш салынды.
 “Районда чәчүлек мәйданнары 32 мең гектардан артык. Әгәр һава торышы яхшы торса, бу атна ахырына без урып-җыю эшләрен 50 процентка төгәлләргә өметләнәбез. Эш барлык хуҗалыкларда да оештырылган, бөтен техника кырда. Бүген без кырларны карап чыктык, бер гектардан уртача 39 центнер чыга. Әлбәттә, барлык кырлар да бертөрле түгел, әмма район буенча бер гектардан уртача 35-37 центнер алырбыз дип өметләнәм», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.
 Районда 43 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, дип билгеләп  үтте  ул. Шундый санда терлекләр   тукландыру өчен азыкны җитәрлек итеп әзерләргә кирәк.
 “Биш ел элек Татарстан  Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Урал» хуҗалыгында   фермаларны карап чыкканда, район буенча терлекләр санын 40 мең башка җиткерү бурычын куйган  иде. Без бу күрсәткечкә ирештек һәм хәтта узып та  киттек. Әлбәттә, терлекләр саны күбрәк булган саен азык та күбрәк кирәк була. Быел яңгырлар булмау  аркасында шикләнүләр дә булды. Әмма күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне җыеп алганнан  соң,  тынычландык.  150 мең тонна сенаж әзерләдек”, – дип сөйләде Сергей Димитриев.
Марат Җәббаров районда башкарыла торган эшләрне югары бәяләде. “Сез республика программаларыннан да уңышлы файдаланасыз, төзелешләр дә туктамый. Шушы көннәрдә яңа сөт-товар фермасы төзелеше башланачак. Яңа объект төзелешенә беренче ташны салу һәрвакыт күңелле вакыйга. Аграр тармакка килгәндә, без тагын да шатланабыз. Бу бик зур проект. Инвестор омтылышы да, район җитәкчелеге ягыннан ярдәм дә бар”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 
Беренче этапта 600 сыерга исәпләнгән ике корпус һәм саву залы файдалануга кертеләчәк. Киләчәктә 4800 савым сыерына исәпләнгән ферма барлыкка киләчәк. 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International