“Агросила”ның Пермь кошчылык фабрикасы беренче яртыеллык йомгаклары буенча җитештерү күрсәткечләрен яхшырткан

2023 елның 8 августы, сишәмбе

«Агросила Пермь кошчылык фабрикасы» АҖ 2023 елның язында “Агросила” холдингы составына керә.  Дүрт ай эчендә предприятиедә барлык җитештерү процессларын интеграцияләү буенча зур эш башкарылган. Барлык җитештерү һәм ярдәмче бүлекчәләрдә җитештерү күрсәткечләрен яхшырту һәм функционалны оптимальләштерү буенча юл карталары эшләнгән, биоиминлек таләпләре кырысландырылган. Чебиләрдә  матдәләр алмашын  һәм азык эшкәртү процессын нормальләштерүгә, тәүлеклек уртача артымны  арттыруга юнәлдерелгән туклану программасы яңадан каралды. Ике ай эчендә нәсел  репродукторын  тулысынча «Чаллы элеваторы» АҖ азыгы  белән   тукландыруга  күчү гамәлгә ашырылган. Бройлерларны симертү өчен корпусларны реконструкцияләү графигы төзелгән, аларда урыннар арттырылган, иске җайланмалар  алыштырылган, вентиляция системасы модернизацияләнгән.  Болар барысы да Пермь кошчылык фабрикасында быел ук җитештерү күләмен тере үлчәмдә  41 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.


2023 елның беренче яртыеллыгы йомгакларыннан  күренгәнчә,  кошчылык фабрикасы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җитештерү күрсәткечләрен яхшырткан. Мәсәлән, йомырка сала  торган  тавыкларның  продуктивлыгы 0,5 процентка арткан, ягъни   145,1 йомырка күбрәк  салынган.

Инкубаторның нәтиҗәлелеге дә арткан: чебиләр  чыгару 0,3%ка арткан   һәм  82,7 процент булган.  
 Исегезгә төшерәбез, “Агросила Пермь кошчычлык фабрикасы” АҖ — Пермь краенда бройлер итен һәм аның эшләнмәләрен  җитештерүче иң эре компания. Предприятиенең проект куәте елга  48 мең тонна продукция әзерләп чыгарырлык.  Кошчылык фабрикасы ассортиментында 168 төрле  продукция  бар, алар арасында: тавык түшкәләре, өлешләргә бүленгән   продуктлар, суытылган һәм туңдырылган ярымфабрикатлар, тавык  итеннән казхылык әйберләре. Моннан тыш, биредә шәригать кануннарына туры китерелгән «Хәләл» категорияле продукция чыгарыла.


Кошчылык фабрикасы продукциясе 5 меңнән артык сәүдә ноктасында, шул исәптән барлык федераль һәм җирле ваклап сату челтәрләрендә сатыла, ә продуктларның югары сыйфатлы булуы «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының, тармак федераль һәм төбәк күргәзмәләренең югары бүләкләре белән расланган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International