ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Алдагы җәйге сезон өчен холдинг киң ассортиментлы продукция чыгара. “Агросила” бренды белән чыгарылган карлыган-нарат җиләге маринадында шашлык, «По-кавказски»  шашлыгы, «Классический» шашлыгы, «Барбекю»  маринадында тавык канатлары, «Дарницкие» мини-казылар (колбаскалар), «Гурман» һәм  «Ветчинные» купатлары сатып алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, классик шашлык һәм «Дарницкие» мини-казылар составын яхшырткан. Мини-казылар хәзер йомшаграк, тәмлекрәк, ә шашлык әзерләгәндә  тавыкның бот, балтыр ите һәм 3 өлешкә киселгән күкрәк ите  генә  кулланыла.
 


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск районында «Терлекчелек тармагының 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды. Аның  белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрде. Сәфәр кысаларында алар чәчү кампаниясенең темпларын  бәяләделәр, шулай  ук  авыл  хуҗалыгын үстерү хакында  фикер алыштылар.  

Бүген Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» V Республика олимпиадасы  финалы узды.
 

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында «Хезмәт резервлары» спорт-савыктыру комплексы  базасында баскетбол буенча ярышлар узды.

Hays кадрлар агентлыгы белешмәләре буенча, агросәнәгать комплексында эш бирүчеләренең 94%ында кадрлар җитми. Шул ук вакытта массакүләм персоналга ихтыяҗ арта: 2023 елда компанияләрнең 36%ы узган ел белән чагыштырганда эшчеләрне массакүләм яллауны арттырган. Әлеге фонда агросәнәгать комплексы предприятиеләренә массакүләм персонал эзләүнең һәм югары сезонда кадрлар белән эшләүнең нәтиҗәле инструментлары таләп ителә.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Әгерҗе районында «Терлекчелек тармагының 2023 елның I кварталы   нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

“Август-Агро” ИК генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталья Козлова сүзләре буенча,  яңа статус  тиешле бурычлар да йөкли,  болар -  яшь үгез-җитештерүчеләрне бәяләү, контроль савулар уздыру, терлекләрне бонитировкалау һ.б.лар. Барлык нәсел эшләре иң яхшы хайваннарны сайлап алуга һәм алардан нәсел үрчетүгә юнәлдерелә. Тикшеренү нәтиҗәләре белешмәләреннән  тармакны үстерү максатларында предприятие үзе дә, дәүләт органнары да файдаланачак.  Шул ук вакытта яңа статус «Уразмәт» сөтчелек  комплексының агымдагы эш процессына үзгәрешләр кертми. 


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Иннагро» проектының - аграр җитештерүне биологияләштерүгә юнәлдерелгән программаның яңа авыл хуҗалыгы сезоны башлана. Проект 2020 елда дәүләткә  карамаган  «Иннопрактика» үсеш институты тарафыннан тәкъдим  ителгән иде.
 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  агросәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасының яңа мәгълүмат платформасында республиканың агросәнәгать секторы эшчәнлеге турындагы  аналитик мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге барлыкка килде.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International