ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча Казан май комбинаты (КМК) 803,1 мең тонна товар продукциясе җитештергән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50%ка арттыграк.


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Нәгыйм Мортазинны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. 


21
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда өч елдан артык авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә бирелгән кредитлар суммасы 10 млрд сумнан артып киткән.  Россельхозбанк ярдәме белән 4000ләп гаилә авыл җирлегендә күчемсез мөлкәт  сатып ала алган. Уртача ипотека чегы 2,5 млн сумга тигез.


20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия  Федерациясе   агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты Хезмәт Сараенда хезмәтне саклау буенча вәкилләр өчен  уку семинары оештырды. Шулай ук республиканың ерак районнарындагы  белгечләргә  дистанцион катнашу мөмкинлеге дә бирелде. 


18
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрде.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге» базасында «Нәсел эше» фәне  буенча «Зоотехния»  юнәлешенең  4 курс студентлары өчен Биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалдинов һәм профессор Равил Хәертдинов тарафыннан күчмә дәрес үткәрү оештырылды.

Бүген Теләче муниципаль районында орлык эшкәртү комплексын ачу тантанасы булды. Бу предприятие - «Август-Теләче» агрофирмасы үсешенең яңа этабы. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, «Август» компаниясе төркеме генераль директоры Александр Усков, «Август-Агро» ИК» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Галәүтдинов катнашты.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан  дәүләт аграр университетында «ФосАгро» белем бирү үзәге  ачылды. Аны  ачу  тантанасында   Россия  Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары - статс-секретаре  Максим Увайдов, Татарстан  Республикасы Премьер-министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар  катнашты.  

Бүген Министрлыкта “Ветеринариядә цифрлы технологияләр кертү” темасына видеоконференцэлемтә режимында бөтенроссия киңәшмәсе узды. Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. 

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дәүләт ветеринария учреждениеләренә LADA Niva Travel автомобильләре ачкычларын тапшырды. 30 машина Татарстан  Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов  карары буенча төрле районнар ветеринарларына тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International