Татарстанда өч елдан артык авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә бирелгән кредитлар суммасы 10 млрд сумнан артып киткән. Россельхозбанк ярдәме белән 4000ләп гаилә авыл җирлегендә күчемсез мөлкәт сатып ала алган. Уртача ипотека чегы 2,5 млн сумга тигез.
Татарстанлылар акчаларын күбрәк авыл территорияләрендә әзер йортлар сатып алырга тотканнар.
Авыл ипотекасы буенча шулай ук үз җир кишәрлегеңдә, аккредитацияләнгән подряд оешмасын җәлеп итеп, йорт төзергә яисә җир кишәрлеге сатып алырга һәм анда йорт төзергә мөмкин.
Быелгы елдан башлап, акчаларны шәһәр кырыендагы торак пунктта биш катлы яңа төзелгән йортта яки шундый йортның төзелеш этабында фатир сатып алу өчен дә тотарга мөмкин. Хәзерге вакытта Татарстанда фатирларны Буа һәм Арча шәһәрләрендә сатып алырга мөмкин.
“Авыл ипотекасы – Россельхозбанкта ипотека кредиты базарында иң кирәкле программаларның берсе, ә Татарстан әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча традицион рәвештә лидер төбәкләр өчлегенә керә. Быел авыл ипотекасына ихтыяҗның артуы күзәтелде, чөнки ипотеканың максималь күләме ике тапкырга арттырылды: бер заемчыга 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр артты. Әгәр ипотеканы ирле-хатынлы пар алырга ниятләсә, бу очракта кредитның гомуми күләме 12 миллион сумга җитәргә мөмкин. Бу инде кешеләрнең йорт сатып алу яки төзү өчен аны сайлау мөмкинлекләрен шактый киңәйтә”, – дип сөйләде Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
Авыл ипотекасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы составында гамәлгә ашырыла. Авыл ипотекасын алу өчен потенциаль заемчының 21 яшькә җиткән булуы, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә даими яисә вакытлыча теркәлгән булуы шарт булып тора. Кредитның минималь күләме - беренчел кертем 20% белән, 100 мең сум тәшкил итә, ул иң күбе 25 елга бирелә.