Татарстан Республикасында “Фермер мәктәбе” белем бирү проектында катнашучылар теоретик уку өлешен тәмамладылар. Укучылар бу чорда агротуризм һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешләре буенча проектларны гамәлгә ашыручы алдынгы эшкуарлардан тәҗрибә туплыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ставрополь крае делегациясе булды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов һәм Дмитрий Яшин, Министрлык вәкилләре, шулай ук Ставрополь крае агросәнәгать комплексы җитәкчесе һәм белгечләре катнашты.
Быел Россия Федерациясенең Төп законына – Россия Федерациясе Конституциясенә 30 ел тула. Бу вакыйгага бәйле рәвештә, “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” дигән Бөтенроссия онлайн-конкурсы игълан ителде. Конкурста 18 яшьтән кечерәк булмаган Россия гражданы катнаша ала. Моның өчен түбәндәге сайтта тест узарга кирәк: https://constitution.er.ru/?u=CkFiihn7eih5Gd1lrvc5FC
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Российский» һәм «Голландский» сырларының каты сортларын Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә сынауга тәкъдим итте. Ведомство оештырган чара аккредитацияләнгән лабораторияләрдә эксперт тикшерүен һәм махсус җыелган комиссия тарафыннан дегустацияләүне үз эченә ала.
Республикада 9 сентябрьдән Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын тутыру һәм экспертизалау” темасына Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре өчен стажировка узды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 10 аена йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов рәислегендә узды.
Соңгы 2 елда Россиядә агротехстартаплар саны 30%ка артты, шул ук вакытта аларның күп өлеше төгәл игенчелек, әйберләр интернеты һәм биотехнологияләр белән шөгыльләнә. Бу хакта Россельхозбанкның АгроИнвест Клубы экспертлары җиләк-җимеш продукциясе җитештерүчеләрнең һәм «Global Fresh Market: Vegetables & Fruits» җиләк-җимеш базарында катнашучыларның Халыкара махсуслаштырылган B2B күргәзмәсендә сөйләделәр.
«Идея» технопаркында ТР ИВФ директоры Айнур Айделдинов рәислегендә импортны алыштыру һәм агробиотехнологияләрдәге заманча трендлар темасына чираттагы проект сессиясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов катнашты. Ул Татарстан Республикасында гамәли генетика ярдәмендә сөт терлекчелеген үстерү проектын презентацияләде.
«Бәхетле» компанияләр төркеме бизнес трансформациясе кысаларында фермер һәм эксклюзив импорт продукциясе юнәлешендә махсуслашкан тәэмин итүчеләр санын арттырырга уйлый. Быел «Бәхетле»нең товар әйләнеше узган елның шул чорына караганда 8%ка арткан, әлеге күрсәткечләр компанияләр төркеменең тәэмин итүчеләре белән очрашуда яңгырады. Шулай ук яңа стратегия буенча, «Бәхетле» үзе җитештерә торган товарларга, турыдан-туры кайтарыла торган импорт товарларына, натураль фермер продукциясенә һәм премиаль брендлар белән коллаборациягә басым ясарга ниятли.