Казан дәүләт аграр университетында «ФосАгро» белем бирү үзәге ачылды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан  дәүләт аграр университетында «ФосАгро» белем бирү үзәге  ачылды. Аны  ачу  тантанасында   Россия  Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары - статс-секретаре  Максим Увайдов, Татарстан  Республикасы Премьер-министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар  катнашты.  

«ФосАгро» - фосфорлы минераль ашламалар җитештерү күләме буенча дөньяда алдынгы урыннарның  берсен алып торучы  Россия компаниясе.

Компания оешканнан бирле ул агрохимия продукциясе җитештерү күләмен (минераль ашламалар, азык һәм техник фосфатлар һ.б.) 3 тапкырдан күбрәккә арттырган – 2001 елда 3,4 млн. тоннадан 2022 елда 11,1 млн. тоннага кадәр. 

Шул ук чорда «ФосАгро» компаниясе җитештергән ашламалар төренең саны 5тән 57гә кадәр арткан, компаниянең һәр хезмәткәренең хезмәт җитештерүчәнлеге 7 тапкыр арткан. 

«ФосАгро» компаниясе Татарстан Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. 2022-2023 уку елында «ФосАгро» ГАҖ кампаниясе тарафыннан Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 3-4 курс бакалавриаты студентлары өчен агрономия, агрохимия һәм туфрак агрономиясе, бакчачылык     юнәлешләре  буенча 30 лекция укылды, аларда 100 студент катнашты;  1-2 курс магистрлары студентлары өчен  агрономия, агрохимия һәм туфрак агрономиясе  буенча 15 лекция укылды, аларда  40 студент катнашты.  

2023-2024 уку елында «ФосАгро» ГАҖ   кампаниясе октябрь аеннан бакалавриат һәм магистратура студентларына, шул ук  юнәлешләр буенча 6 лекция укылачак,  аларда 150 студент катнаша.   

“Ышанам,  «ФосАгро»  белем бирү үзәген ачу югары квалификацияле белгечләр әзерләү эшендә җитди ярдәм булачак, агросәнәгать комплексын алга таба үстерүгә, үсемлекчелек продукциясен җитештерүне тотрыкландыруга, азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. 
 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International