Тугыз ай эчендә Казан май комбинаты әзер продукция сату күләмен 61%ка арттырган

2023 елның 24 ноябре, җомга

Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча Казан май комбинаты (КМК) 803,1 мең тонна товар продукциясе җитештергән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50%ка арттыграк.
Майонезлар һәм кетчуплар җитештерү күләме - 19%ка, соуслар - 23%ка, шешәләрдәге май 57%ка арткан. Гомумән,  көнбагыш мае җитештерү - 52%ка, рапс мае җитештерү ике тапкыр арткан.
Тугыз ай йомгаклары  буенча Казан  май комбинатының  әзер продукциясен сату күләме 61%ка арткан һәм ул 657,5 мең тонна тәшкил итә. Шешәләрдәге  май 62%ка күбрәк  сатылган.  Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда соуслар сату - 33 процентка, кетчуплар - 25 процентка, майонезлар 18 процентка арткан. Көнбагыш  мае - ике тапкыр, ә рапс мае 4 тапкырдан артык сатылган. 
“Быел комбинат рапс һәм көнбагыш эшкәртүне бөтен сезон дәвамында алып барды - бу үсемлек майларын  гомуми җитештерүне  арттырырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, без сату базарларын киңәйттек һәм экспортлауның яңа юнәлешләрен ачтык, шул исәптән Кытай, – дип сөйләде “Казан май комбинаты” АҖ генераль директоры Дмитрий Максимов. - Майонезларга килгәндә, без иң популяр категорияләрдән  «Провансаль» һәм «Оливковый»   майларын сатуны арттырдык. Kisoy һәм Mr.Ricco брендлары белән соуслар, шулай ук пэт-пакетлардагы кетчуплар үзләренең тотрыклы  үсеш динамикасын күрсәттеләр. 
Әзер продукцияне сатудан комбинатның  кереме 27%ка арткан  һәм 30,2 млрд.сум тәшкил итә (НДСтан  башка).
Казан  май  комбинатының  хезмәт җитештерүчәнлеге 14%ка арткан. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International