Бүген Министрлыкта “Ветеринариядә цифрлы технологияләр кертү” темасына видеоконференцэлемтә режимында бөтенроссия киңәшмәсе узды. Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Киңәшмәгә шулай ук Россия Федерациясе субъектлары югары башкарма органнарының агросәнәгать комплексы һәм ветеринария мәсьәләләрен алып баручы җитәкчеләре урынбасарлары, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының агросәнәгать комплексы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җитәкчеләре, терлекчелек буенча профильле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм төбәкләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре кушылды.
Киңәшмә барышында берничә төп мәсьәлә хакында фикер алыштылар: хайваннарны маркировкалау һәм исәпкә алу процедурасын кертү; Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының цифрлаштыру тәҗрибәсе; Татарстан Республикасы ветеринариясендә цифрлы технологияләр кертү; маркировкалауны кулланып, хайваннарны исәпкә алу базарында катнашучылар тәҗрибәсе. Катнашучылар шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм башка төбәкләрдән килгән коллегаларының практикаларын карадылар.
Сәламләү сүзләре белән Максим Увайдов чыгыш ясады. “Без Татарстанда яхшы нәтиҗәләр һәм яхшы тәҗрибә күрәбез, бу – ветеринария тәҗрибәләреннән башлап, хайваннарны маркировкалау һәм исәпкә алу буенча хуҗалыклар белән эшләүгә кадәр. Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашуы өчен Казанга рәхмәт”, – дип билгеләп үтте ул.
Мария Новикова “Хайваннарны маркировкалау һәм исәпкә алу процедурасын кертү. Норматив-хокукый җайга салу” темасына нотык белән чыгыш ясады. Ул, бүген киңәшмәдә мөһим тема буенча фикер алышалар, киләсе елның сентябренә хайваннарның кайбер төрләре буенча база булдырылырга һәм исәп алу тәэмин ителергә тиеш, диде. “Халык белән эшләргә һәм моның ни өчен кирәклеген аңлатырга кирәк. Бу терлекләрнең имин булуы һәм терлек хуҗасына файда китерү өчен кирәк”, - дип билгеләп үтте Мария Новикова.
Аннары нотык белән Марат Җәббаров чыгыш ясады, ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының цифрлаштыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул, Министрлыкка берничә мөһим бурыч куелды, диде. Әмма төп максат - цифрлаштыру өчен цифрлаштыру гына түгел, ә АПКның җитештерүчәнлеген арттыруга ирешү, дип билгеләп үтте ул.
Моның өчен аграрийларга түбәндәге ярдәм чаралары эшләнгән:
Агробизнес өчен автоматлаштыруга ярдәм итү программасы;
Цифрлы технологияләр өлкәсендә кирәкле белем һәм күнекмәләр белән тәэмин итү өчен хуҗалыклар җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү программасы;
Агросәнәгать комплексының дәүләт мәгълүмат системасы.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм аларның мәгълүмат системалары белән турыдан-туры элемтә ярдәмендә әлеге Дәүләт мәгълүмат системасы аграрийлар, районнар, аналитик үзәкләр, шулай ук федераль һәм төбәк хакимият органнары өчен аңлаешлы һәм һәркем файдалана алырлык аналитика бирә. Төп кулланучы - Министрлык, һәм бу тармак буенча дөрес оператив мәгълүмат алырга, индикаторларга оператив игътибар итәргә һәм нәтиҗәле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Дәүләт мәгълүмат системасын эшләү проектының беренче елында, АПКны цифрлаштыру өчен җаваплы ведомство оешмасы белешмәләре белән эшләү тәҗрибәсенә таянып, "РИВЦ" АҖ тарафыннан 9 модуль эшләнә, алар инде авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан актив кулланыла.
“Чыгышымның ахырында шуны ассызыклап үтәсем килә: цифрлаштыру процессы бер ел белән генә чикләнми, ул озын, этаплы процесс. Аны уңышлы гамәлгә ашыру өчен без инде эшли башлаган модульләрнең функциональлеген камилләштерүне һәм аларны башка системалар һәм сервислар белән интеграцияләүне дәвам итәчәкбез”, – дип, нәтиҗә ясады Марат Җәббаров.
Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында цифрлы технологияләрнең кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үтеп керүе турында әйтте. Алар гражданнарның һәм җәмгыятьнең көндәлек тормышында норма булып тора. Эпизоотик иминлекне саклау, терлнкләрнең җитештерүчәнлеген һәм сакланышын арттыру өчен дә инновацион чишелешләрсез эшләп булмый.
“Электрон документлар әйләнеше җитәкчеләргә һәм белгечләргә үз вакытларын һәм ресурсларын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә. Документларны килештерү һәм карарлар кабул итү процессының тизлеге берничә мәртәбәгә артты”, - диде ул.