Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә продукция ассортименты белән танышты

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   йөрде.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, төп категория  продукциянең ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты, шулай ук фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. Агросәнәгать паркына үз продукциясен Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнарының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шулай ук «Татпотребсоюз» һәм төрле компанияләр алып  килгән иде, болар: «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Ак барс» кошчылык комплексы, «Казан тегермәне», «Буа шикәре», «Майский» теплица комбинаты, «Арча балык хуҗалыгы» һәм башкалар.
Узган 11 ярминкә нәтиҗәләре буенча 868,7 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 7870,1 тонна яшелчә, шул исәптән 4 801,6 тонна бәрәңге, 173,7 тонна үлчәүле сөте, 601,3 тонна шикәр, 847,7 тонна ит, шул исәптән 489,5 тонна сыер ите.
Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольскида  2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта, шулай ук 26 муниципаль районда уза.
Ярминкәләр уздыру өчен 35 муниципаль район, 10 424 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International