ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер линейкада 11 төрдә  эремчек десерты исәпләнә. Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» брендының  йомшак эремчекләр линиясен киңәйтте. Кура җиләге тәме белән  яңа эремчек десерты барлыкка килде. Продукт Казан һәм Татарстан районнары кибетләренә, шул исәптән Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинатының  берәмләп  сатыла  торган фирма кибетләренә  җибәрелде.


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү буенча киңәшмә узды. 

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кыргызстан Республикасының Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашу узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте. Анда шулай ук министр урынбасарлары, бүлек башлыклары катнашты.


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров рәислегендә Еврохолд Болгария төркеме вәкилләре  белән очрашу  узды.  Анда Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  катнашты.

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оперштабында ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев рәислегендә урып-җыю эшләренең барышы һәм агросәнәгать комплексы эшенә башлангыч йомгаклар турында фикер алыштылар. Утырыш ВДНХда Хөкүмәтнең Координация үзәгендә узды, анда хәзерге вакытта «Россия» күргәзмә-форумы уза.


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Республикада 9 сентябрьдән башлап Казан шәһәрендә  14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск  районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле вакыт аралыгында   авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. 


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Республика делегациясен Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкли. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы (алга  таба  - Министрлык) өч яшьтән зуррак  булган бияләр тотуга чыгымнар  өлешен бер  башка 5 мең сум  исәбеннән каплауга  шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы  гражданнардан 2023  елның 27 ноябреннән 11 декабренә кадәр гаризалар кабул  итүне игълан итә. 

Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча Казан май комбинаты (КМК) 803,1 мең тонна товар продукциясе җитештергән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 50%ка арттыграк.


23
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Нәгыйм Мортазинны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International