Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветераны Нәгыйм Мортазинны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев катнашты.
Нәгыйм Зыятдин улы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында үз хезмәт эшчәнлеген 1973 елда «Скотопром» Татарстан трестының капиталь төзелеш идарәсендә шартнамәләр төзү бүлеге башлыгы булып эшләүдән башлый. 1992 елда беренчеләрдән булып крестьян (фермер) хуҗалыгы төзүне оештыра.
1983 елдан ул ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли башлый, биредә 20 елдан артык гомерен матди-техник тәэмин итү бүлегенә багышлый. Нәгыйм Мортазин авыл хуҗалыгы тармакларын техника, җайланмалар һәм запас частьләр белән тәэмин итү процессында турыдан-туры катнаша.
Нәгыйм Мортазин республика агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен матди-техник тәэмин итү өлкәсендә иң яхшы традицияләрне саклап калуга һәм үстерүгә, эш процессын нәтиҗәле оештыруга зур өлеш кертте, аңа югары дәрәҗәдә компетентлылык хас булды.
Ул бүген дә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советында тармак ветераннарының хәлен тагын да яхшырту, аларның рухи һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча зур эш алып бара.
Нәгыйм Мортазинга Мактау грамотасы һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк тамгасы тапшырылды.