Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин дәүләт ветеринария учреждениеләренә LADA Niva Travel автомобильләре ачкычларын тапшырды. 30 машина Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча төрле районнар ветеринарларына тапшырылды.
“Бу автомобильләр ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтергә, профилактик чараларны, шулай ук хайваннарның йогышлы авыруларын бетерү чараларын нәтиҗәле үткәрергә ярдәм итәчәк”, – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Казанда узган тантанада.
Песошин, Татарстан агросәнәгать комплексының мөһим өлеше булган ветеринария хезмәтенең уңышлы эшләве нәтиҗәсендә республика Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булып кала, дип ассызыклады.
Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү буенча - илдә бишенче урында һәм Идел буе федераль округында беренче урында бара, дип билгеләп үтте ул.
“Ветеринария хезмәтенә хайваннарда куркыныч авырулар булдырмау буенча җаваплы бурыч йөкләнгән. Тиешле ветеринария ярдәменнән башка терлекчелекне саклау һәм үстерү, сыйфатлы продукция җитештерү мөмкин түгел”, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Аның әйтүенчә, бүгенге ветеринария табиблары һәм фельдшерлары заман таләпләренә җавап бирергә, үз эшенең осталары, компетентлы дәвалаучылар, булырга тиеш, шулай ук аларның вакытында ветеринария ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булырга тиеш, шул исәптән барып йөрү кыен булган урынннарда да.
“Шуңа бәйле рәвештә, ветеринария учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту аеруча актуаль булып кала”, – дип билгеләп үтте Песошин.
Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Татарстанда авыл хуҗалыгы, терлекчелек җитди үсеш ала, дип өстәде.
“Төбәктә ветеринария хезмәтен үстерергә кирәклеген бик яхшы аңлыйлар. Без илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгын үстерергә тиеш”, - диде ул.
Увайдов Татарстан җитәкчелегенә ветеринария хезмәтенә игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Мин ышанам, эпизоотик иминлек бездә ышанычлы кулларда”, - дип йомгаклады ул сүзен.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.