Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты Хезмәт Сараенда хезмәтне саклау буенча вәкилләр өчен уку семинары оештырды. Шулай ук республиканың ерак районнарындагы белгечләргә дистанцион катнашу мөмкинлеге дә бирелде.
Чарада район һәм башлангыч һөнәр берлекләре оешмаларның 87 рәисе, республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүче белгечләр һәм хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты. Семинарның баш спикеры буларак, бүлек башлыгы - Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина чыгыш ясады.
Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. “Бүген һөнәр берлеге оешмалары һәм хезмәтне саклау буенча җаваплы белгечләр алдында уртак бурыч тора: хезмәт коллективларында аңлату эше алып барырга, эш бирүченең хезмәт турындагы һәм хезмәтне саклау турындагы законнарны үтәвенә, күмәк шартнамәләрдә каралган чараларны үтәвенә ирешергә”, – дип билгеләп үтте ул.
Үз чыгышында Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина предприятиеләрдә хезмәтне саклау мәсьәләләрен җайга сала торган төп норматив-хокукый документлардан башлады. Тыңлаучыларга җитештерүдә бәхетсезлек очракларына тикшерү уздыру тәртибенең, җитештерүдә имгәнү һәм һөнәри авыруларны профилактикалау чараларының мөһимлеген искәртте. Иминлекне тәэмин итү, димәк, тиешле хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләрендә һөнәр берлеге оешмаларының роле югары. Башлангыч һөнәр берлеге оешмалары булган АПК оешмаларында җитештерүдә имгәнү очраклары юк диярлек.
Ирина Анодина хезмәтне саклау законнарындагы төп үзгәрешләр турында сөйләде. Нотык тормыштан мисаллар, эчтәлекле презентация белән тулыландырылды, бу, һичшиксез, мәгълүматны тагын да аңлаешлырак һәм файдалырак итте.
Семинар ахырында катнашучылар спикерга сораулар бирделәр, аларга җентекле, төгәл җаваплар бирелде. Катнашучылар таратылган материаллар белән бергә презентация һәм эш өчен файдалы башка документлар алдылар.
Очрашуны тәмамлап, Фәридә Гарифуллина Ирина Андинага хезмәтне саклау темасын тулы һәм җентекле яктыртканы өчен рәхмәт белдерде. Һәм чарада катнашучыларга хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләрендә системалы нәтиҗәле эш алып баруларын теләде.