Министрлыкта КДВМА студентлары өчен күчмә дәрес үткәрделәр

2023 елның 17 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге» базасында «Нәсел эше» фәне  буенча «Зоотехния»  юнәлешенең  4 курс студентлары өчен Биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалдинов һәм профессор Равил Хәертдинов тарафыннан күчмә дәрес үткәрү оештырылды.
Булачак белгечләргә нәсел эше һәм терлекләр  үрчетү бүлегенең  ни белән шөгыльләнүе, аерым алганда, хуҗалыкларда нәсел эшен алып баруның терлекчелектәге норматив-хокукый базага туры килү мәсьәләләрен  алып барулары  турында сөйләделәр. Нәсел хуҗалыкларын дәүләт нәсел регистрында теркәү бу хуҗалыкларга селекция эшен югары методик дәрәҗәдә алып барырга һәм шул максатлар өчен дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирә.  Шулай ук бүлек нәселле хайваннар һәм орлык сату өчен нәсел таныклыклары бирүдә ярдәм күрсәтә; продуктивлык юнәлешләре буенча нәсел терлекчелеген үстерүне күзәтеп бара; хуҗалыклар кысаларында хисап җыелмасын төзи һәм федераль министрлыкка җибәрә. Бүлек белгечләре нәсел эшен үстерү һәм сөт юнәлешендәге мөгезле эре терлекләрнең  геналарын  бәяләүне  булдыру буенча проектлар алып баралар.
Ахырда студентлар Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, биредә  музей директоры Наил Сабиров безнең республикада аграр тармакның барлыкка килү этаплары турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International