Республика делегациясен Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкли.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 1,2 миллиард доллар тәшкил итте. Үсеш - ике тапкырдан артык. Республикада 10 төрек заводы эшли, ә Татарстанга инвестицияләрнең гомуми күләме ике миллиард долларга якын булды.
Киңәйтелгән очрашу кысаларында Төркия компанияләре өчен Татарстан мөмкинлекләренең презентациясе үткәрелде.
Марат Җәббаров Татарстанның тулаем территориаль продуктының даими үсештә булуын билгеләп үтте. 2022 елда ул 3,87 триллион сум булган. Татарстан - сәнәгати республика, бу тулаем төбәк продукты структурасы буенча ачык күренә, биредә файдалы казылмалар чыгару шактый өлешне алып тора, ул 29,8% тәшкил итә.
Республиканың сәнәгать юнәлешен нефть-газ химиясе комплексы (нефть чыгару, синтетик каучук, шин, полиэтилен һәм нефть эшкәртү продуктларының киң спектрын җитештерү), конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүче эре машина төзелеше предприятиеләре (авыр йөк машиналары, вертолетлар, самолетлар һәм авиадвигательләр, компрессорлар һәм нефть-газ чыгару җайланмалары, елга һәм диңгез суднолары, коммерциячел һәм җиңел автомобильләрнең киң спектры) билгели.
2022 елгы белешмәләр буенча: Татарстан Россия каучугының 46%ын, йөк шиннарының 56,4%ын, йөк автомобильләренең 37,3%ын, этилен полимерларының 29,9%ын җитештерә.
АПК өлкәсендә дә горурланырлык нәрсәләр бар.
“Илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2,0%ын биләп, гомумроссия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүендә Республиканың өлеше якынча 4,0% тәшкил итә (2022 ел йомгаклары буенча). Төбәкнең тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе Россия буенча лидерлар бишлегенә керә. Һәм, һичшиксез, беренче ел гына түгел, төбәк товар сөте җитештерү буенча лидерлыкны алып бара, Россия Федерациясе субъектлары арасында 1нче урында тора, илнең барлык сөтенең 6%тан артыгын җитештерә”, - дип билгеләп үтте Вице-премьер.
Республика шулай ук ит, ашлык, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм йомырка кебек төп продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы рәвештә топ-10лыгына керә.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатның Илкүләм рейтингында тотрыклы рәвештә беренче өч урынның берсен алып тора. Бу Татарстанда федераль салым ташламалары булган 7 мәйданчык булуга бәйле. Мондый мисаллар ил төбәкләре арасында юк.
Республика территориясендә ике махсус икътисадый зона бар: «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Иннополис», шулай социаль-икътисадый үсешле 5 территория: Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зеленодольск һәм Менделеевск.
Төркиянең Бәйсез сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар ассоциациясенә 14 меңнән артык бизнесмен керә.
Ассоциация җитәкчелеге Татарстан делегациясенең сәфәре элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә һәм киләчәктә филиал челтәрен киңәйтергә һәм Россиядә чыгарырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
“Татарстан белән Төркия арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнашты, алар, эшлекле хезмәттәшлек кысаларыннан чыгып, инде тугандашка әйләнде. Бу безнең илләргә үсәргә ярдәм итә. Без, бизнесменнар, бу мөмкинлекләрдән файдалану өчен бар көчебезне куярга тиеш, - дип билгеләп үтте MÜSIAD идарәсе рәисе Мәхмүт Асмалы, Татарстан делегациясенә мөрәҗәгать итеп.